(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче августа, Михаил Ченцов). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген Чуйков урамында урнашкан 52-нче йортны карап кайтты. Әлеге
йортта түбәне төзекләндерү эшләре
барышында, көчле яңгырлар яву
сәбәпле, 28 фатирга су үткән
иде. И.Метшин җирле халык белән сөйләшеп, подрядчыга зыян күргән фатирларны
төзекләндерү эшләрен тиз арада тәмамларга кушты.
Исегезгә төшерик,
кичә узган эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин зыян күргән фатирларны төзекләндерү
барышын шәхсән тикшерергә вәгъдә итте. Тикшерү барышында, 28 фатирга су
үтү факты расланды. Бүгенге көндә 25 фатир буенча хәл итү юллары табылды.
Шәһәр башлыгы зыян күргән фатирларның берсенә кереп,
милекчеләрдән подрядчы оешма тарафыннан зыян ничек каплануы турында белеште. Мэр белән бергә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – ТКХ идарәсе рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм
Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Альберт Бикмуллин, “Уютный дом” идарә итә торган компания директоры Марат
Нуриев һәм подрядчы оешма
директоры Нияз Исханов та булды.
Фатир хуҗалары Рәфкат һәм Рәисә Мөхәмәдовлар тулаем алганда
төзекләндерү һәм капиталь төзекләндерү эшләре белән канәгать, дип белдерделәр. “Фатирларга
су үтмәгән булса... Эшкә 4+ бәясе бирәбез”, - диде гаилә башлыгы. Аның сүзләре
буенча, су кухня һәм коридорга үткән, подрядчы барлык кирәкле төзелеш
материалларын алган һәм киләсе пәнҗешәмбедә эшләрне башлаячак.
Н.Исханов су авыр һава шартлары сәбәпле үтте, дип билгеләп үтте. “Хәлебездән
килгәнне барысын да эшләдек. Беренче тапкыр шулай булды, моңа кадәр андый хәл
булмады. Су үтүгә, фатирларда яшәүчеләр белән төзекләндерү эшләре турында сөйләштек”, - диде ул һәм оешма киләчәктә
су үтмәсен өчен яңа технология табачагын өстәде. Н.Исханов төзекләндерү эшләрен
сентябрьгә тәмамларга вәгъдә итте.
Үз чиратында, Илсур Метшин гаиләгә фатирны төзекләндерү
эшләре максималь тиз башкарылачак, дип ышандырды. “Тент бар иде, ләкин аны җил
аерды. Ничек кенә булмасын, бу подрядчыны да, безне дә бизәми. Шуның өчен мин сездән гафу
үтенергә телим. 130 йорт капиталь
төзекләндерелә, сезнең йортыгыз форс-мажор булган аз йортларның берсе”, - диде
Казан Мэры.
40 еллык йортта (1977 елда төзелгән) салкын һәм кайнар су
белән тәэмин итү системалары, канализация төзекләндерелгән. “Казэнергосервис”
ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан һава торышына карап җылылык системасын көйләү узелы урнаштырылган, фасадны яңарту, түбә һәм электр
белән тәэмин итү үзәкләрен төзекләндерү 90% тәмамланган.
Әлеге йортта яшәүче пенсионер Миңнегөл Җаләлиева Мэрга үзенең башкарылган
эшләр белән канәгать булуын сөйләде. “Бригадага, эшчеләргә рәхмәтебезне
белдерәбез. Алар бик тиз, чиста һәм яхшы эшләделәр”, - диде ул шәһәр башлыгына.
“Мин бу йортның торышын төзекләндерүгә кадәр дә, төзекләндерүдән соң да хәтерлим – аерма зур.
Без һәр объектта, ул нинди генә авыр булмасын, рәхмәт сүзләрен ишетергә
күнектек. Әлбәттә һава шартлары авыр иде, шулай да, тәҗрибәле төзүчеләр мондый хәлне
булдырмый калдыра ала иде”, - дип үз фикерен белдерде Мэр.
Исегезгә төшерик, озак вакыт көчле яңгырлар яву сәбәпле, Мир
ур., 13а, Энергетиклар ур., 5, Ямашев пр., 88, Сафиуллин ур., 24 йортларда да
су үтүдән зыян күргән фатирлар бар. Әлеге фатир милекчеләренә дә, теләкләренә
карап, зыян түләнәчәк: акчалата яисә подрядчы хисабыннан төзекләндерү. Зыянны
бәяләү өчен актлар төзелгән, барлык компенсацияләр йортларны тапшырганчы
түләнәчәк.