(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Михаил Ченцов). Казан һәм
Татарстан белем бирүнең искергән федераль стандартларын яңарту буенча тәкъдимнәр бирү һәм җыю мәйданчыгы булырга мөмкин. Моның турында бүген Казанда Мәгариф
хезмәткәрләренең август конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Традиция буенча, конференциядә педагоглар нәтиҗәләр буенча
фикер алыштылар, яңа уку елына
планнар төзеделәр. Мәгариф өлкәсендә
проблемалы моментлар буенча да фикер алыштылар.
Быел катнашучылар арасында Казанның Яңа Савин районындагы 177-нче лицей директоры Илдар Имамов бар иде. Ул
хезмәттәшләре белән үз тәҗрибәсен уртаклашты. Директор мәктәпне уңышлы итә ала
торган идарә итү стратегияләре турында
сөйләде. Шул исәптән, ул бала үсешендә мөһим роль уйнаган берничә оештыру моментлары турында ассызыклады. “20 елдан
артык идарә итү тәҗрибәм миңа,
баланың мәктәптәге уңышын аның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсе билгеләвен аерып
әйтергә мөмкинлек бирә. Әгәр әзерлек җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, беренче
көннәрдән үк балада авырлыклар башланачак, киләчәктә алар уңышсызлыклар китереп
чыгарачак”, - диде И.Имамов.
Спикер шулай ук, лицейда әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле сыйныфлар формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм
поток-төркем уку методы турында сөйләде.
Чыгышы азагында ул кайбер федераль стандартларны алып ташлау
мәсьәләсен күтәрде. Мисал итеп ул ОБЖ (Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре) фәнен
китерде. Аның фикеренчә, бу дәресләрдә балаларны киберкуркынычсызлык
нигезләренә өйрәтергә кирәк.
Илсур Метшин чыгыш ясаучы фикере белән ризалашты һәм Казан
һәм Татарстан мәгариф өлкәсен яңарту буенча төрле фикерләр тәкъдим итү мәйданына әйләнә алачак, дип искәртте. “Сез
дә, без дә федераль стандарт
кысаларында эшлибез. Чынлыкта,
балаларны противогаз кияргә генә өйрәтергә кирәкми, яңа чакырулар бар. Һәм
әлеге стандартлар яңарту таләп
итәләр”, - диде Мэр. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, “юкса, мәгариф системасы хәзерге реалийларны куып тота алмыйча, кичәге көндә калачак.”
“Тагын бер тапкыр,
очрашып, мондый сораулар буенча фикер алышуның мөһимлеген ассызыклыйсым килә.
Сөйләшү барышында без үзебезгә читтән карый алуыбыз – яхшы - кемгә нәрсә
өстеннән эшләргә кирәклеген күрдек”, - диде шәһәр башлыгы.
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә ТР Мәгариф
һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулар буенча
комитеты рәисе Рәзил Вәлиев һ.б. катнашты.