(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Антон Ноздрин). Казан Мэры
Илсур Метшин мәктәп директорларының ата-аналар һәм коллектив каршында отчет
бирү практикасын кертергә чакырды. Әлеге тәкъдимне шәһәр башлыгы Идел буе физик
культура, спорт һәм туризм академиясендә узган мәгариф хезмәткәрләренең август
конференциясендә кертте.
И.Метшин хәзерге вакытта мәгариф системасына илдә млрд
сумнар күләмендә бюджет чаралары сарыф ителә, дип ассызыклады. Шәһәр бюджетында да әлеге графа иң чыгымлы санала. Мэр алга таба да талантлы
укучы һәм педагогларга төрле яктан ярдәм ителәчәген искәртте. “Ләкин материаль
база гына белем бирүне сыйфатлы итә алмый, интерактив такта һәм компьютер
балага укытучыны алмаштырмаячак”,
- дип ассызыклады И.Метшин.
Аның сүзләренчә, мәктәптә күп әйбер директордан, аның фикердәшләр
коллективын төзү алу сәләтеннән, ата-аналар белән конструктив диалог төзи
алуыннан һәм иң алдынгы тәҗрибәләр кертә алуыннан тора. Нәкъ менә даими
отчетлар һәм системаның ачык булуы ата-аналарны төп фикердәшләр итәргә
мөмкинлек бирәчәк. “Аралашуның
мондый формасы мәктәп
сайлаган юлны аңлатырга, мәктәп үстергән профильләр турында сөйләргә, һәм алар белән тере диалог алып барырга ярдәм
итәчәк”, - дип аңлатты Мэр.