(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Антон Ноздрин). Казан Мэры
Илсур Метшин 113-нче татар мәктәбенә барып кайтты һәм мәктәп территориясендә төзекләндерелгән
сквер булдыру фикерен тәкъдим итте.
Скверда Россия Герое Марат
Әхмәтшинга бюст куелачак. Сүз
уңаеннан, бу елдан 113-нче мәктәп Марат Әхмәтшин исемен йөртәчәк. Марат Әхмәтшин
бу мәктәптә 1988 елдан 1997 елга кадәр белем алган. Узган елны ул Сирия Гарәп республикасында хәрби
бурычы үтәгәндә вафат булды. Мэр мәктәпне 2018 елга капиталь төзекләндерү
программасына кертергә һәм территориядәге өч спорт мәйданчыгын төзекләндерергә
йөкләде.
Мәктәп базасында, аерым блок булып, 13-нче татар гимназиясе
эшли. Учреждениедә барлыгы 500 укучы, гимназиядә 300 укучы белем ала. Шәһәр
башлыгы 1988 елда төзелгән мәктәпнең бүлмәләрен карап чыкты.
Мәктәп директоры Эльвира Юнусова Мэрга 2017 елда мәктәптә
агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылган – электрүткәргечләр алмаштырылган,
түбә төзекләндерелгән булуын сөйләде.
Учреждение капиталь
төзекләндерүгә мохтаҗ. Директор сүзләренчә, спорт залы, ашханә, территориядә
төзекләндерү эшләре алып
барырга кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, киләсе елда бинага 30
ел тулуын һәм аны капиталь
төзекләндерү программасына кертергә мөмкин булачагын искәртеп
үтте. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, эш күләмен арттырырга кирәк. “Программада каралган 8 төрле эштән
тыш, скверны төзекләндерү,
геройга бюст урнаштыру, киртәләү эшләрен башкарырга кирәк”, - диде Мэр. Аның
сүзләренчә, мәктәпкә керү юлларын төзекләндерергә, 13-нче гимназиягә керү
юлларын киңәйтергә, яктырак
итәргә кирәк.
Исегезгә төшерик, ел башында мәктәпкә аны тәмамлаган Россия
Герое Марат Әхмәтшин исеме
бирелде. Узган елны М.Әхмәтшин Сирия Гарәп республикасында хәрби бурычы
үтәгәндә вафат булды. 2016 елның 23 июнендә капитанга махсус бурычлар үтәгәндә
күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң герой исеме бирелде. Марат Әхмәтшин әлеге
мәктәптә 1988 елдан 1997 елга кадәр укыды. Элеккеге укучысы турында укытучыларның берсе Рушания Рахманкулова
исенә төшерде: “Без аны бик тырыш малай итеп исебездә калдырдык. Ул физкультура,
тарих фәннәре, сугыш геройлары белән кызыксынды. Тырыш, пөхтә, гадел иде”, -
диде укытучы. Аның сүзләре буенча, М.Әхмәтшин кызларга мөнәсәбәте белән аерылып
тора иде, гел аларны якларга омтылды.
Эльвира Юнусова мәктәп территориясендә геройга бюст
урнаштырылачагы турында сөйләде. Ул мәктәп ишекләренә йөзе белән
урнаштырылачак. Биредә инде М.Әхмәтшин истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды. И.Метшин бу тәкъдимне
хуплады һәм мәктәп территориясендә зур булмаган сквер булдырырга кирәклеген
искәртте. Көндез керү барлык теләүчеләр өчен бушлай булачак, ә төнгегә
территория ябылырга тиеш. Шулай ук, капиталь төзекләндерү эшләре белән бергә, территориядәге өч спорт
мәйданчыгын да төзекләндерергә кирәклеген искәртте Мэр.
Шәһәр Мэры мәктәпнең хәрби музеен да карады, биредә герой
Марат Әхмәтшин почмагы да бар. Стендта укучы билгеләре белән иске журналлар,
кайбер шәхси әйберләре
урнаштырылган. 13-нче гимназиянең халыклар дуслыгына багышланган үз музее бар.
Директор Миләушә Мөхәмәтгалиева сүзләренә караганда, музейда Татарстанда яшәүче
35 милләт тәкъдим ителгән. Гимназиядә 10 милләт вәкилләре белем ала.
Эшлекле киңәшмәдә
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
– Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгының
беренче урынбасары Альберт Бикмуллин һ.б. катнашты. Азакта Мэр дзюдо һәм самбо
көрәшләре спорт-патриотик клубында булды. Клубның кечкенә укучылары Илсур Метшинга
көрәш техникаларын күрсәттеләр.