(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Михаил Ченцов). Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе Меңъеллык мәйданында тантаналы рәвештә
үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Казан гарнизоны хезмәткәрләрен Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Эчке
эшләр министры – полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин котладылар. Алар полиция хезмәткәрләренә шәһәр һәм
республика бүләкләре тапшырдылар.
Чарада шулай ук, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе – полиция
полковнигы Алексей Соколов, милиция генерал-полковнигы Искәндәр Галимов, ТР
Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары –
милиция генерал-майоры Рафил Нугуманов һ.б. катнашты.
Бәйрәм парады башланыр алдыннан шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен
Меңъеллык мәйданында (Үзәк стадион янында) масштаблы хәрби һәм махсус техника
һәм заманча хәрби корал күргәзмәсе оештырылды. Теләүчеләргә хәрби техниканы
карау гына түгел, аларда утыру мөмкинлеге дә бирелде. Һәр экспонат янында алар
турында сөйләргә әзер булган белгеч басып торды.
Беренче булып котлау сүзләре белән А.Хохорин чыгыш ясады. Ул
соңгы 10 ел эчендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен чыгарды. Министр сүзләре
буенча, ТР башкаласында җинаятьләр саны ике тапкыр кимегән, шул ук вакытта
җинаятьләрне ачу 10% арткан.
Идарәнең гомуми эшләгән вакыты турында сөйләгәндә, министр
“бу еллар җиңел түгел иде”, дип билгеләп үтте. “Бу еллар үз эченә чорлар
киселешен туплады: Советлар Союзы таркалу, аннан соң ил икътисадында булган
хаос, җинаятьчелекнең үсүе,
яңа көчле дәүләт төзелү, хакимият өлкәсендә тамырдан үзгәрешләр. Шул ук вакытта, Казан гарнизоны җинаятьчелеккә шәһәрне үз контроле астына
алырга мөмкинлек бирмәде. Болар артында сезнең һәрберегезнең зур хезмәте тора,
барыгызга да рәхмәт!”, - диде
А.Хохорин.
Илсур Метшин, үз чиратында, 40 ел дәвамында Казанның Эчке
эшләр идарәсе республиканың хокук саклау системасының авангардында тора, дип
билгеләде. “Бүген сезгә зур җаваплылык йөкләнгән. Сез шәһәрне саклыйсыз,
һәркемнең хокуклары үтәлүен күзәтәсез. Казан гарнизоны республикада үткәрелгән
эре халыкара эшлекле, мәдәни, дини форумнар, спорт чаралары уздырган вакытта
куелган бурычларны төгәл
үтәде”, - дип ассызыклады Мэр.
Шәһәр башлыгы Казанның мәдәни-спорт үзәге, халыкара туризм
башкаласы статусларын алуда хокук саклаучыларның өлеше зур, дип саный.
“Халыкара чаралар гына түгел, шәһәрдә үткәрелгән һәр чара сезнең килешенеп һәм профессиональ эшләвегезне сорый. Шәһәрлеләрдән һәм шәхсән үземнән сезгә
рәхмәтемне белдерәм!”, - диде И.Метшин һәм хокук саклаучыларга бәхет, ныклы
сәламәтлек һәм имнлек теләде.
Чараның официаль өлеше тәмамланганнан соң, Меңъеллык мәйданында кунаклар өчен байк-шоу
оештырылды. Шул ук вакытта Казан кремле янындагы мәйданга күктән, кулларында Россия һәм Татарстан флагларын тотып, парашютчылар төште. Хокук
саклау органнары хезмәткәрләре өчен концерт оештырылды.
Юбилей чарасы салют һәм бәйрәм парады белән тәмамланды.
Казан эчке эшләр идарәсенең
шәхси составыннан һәм Милли гвардия гаскәрләреннән 600 кеше марш атлады. Алар арасында – ЮХИДИ хезмәткәрләре,
эчке гаскәр хәрби частьләре,
ведомстводан тыш сак хезмәте, кинологлар хезмәте, кавалерия чыгыш ясады.
Колонна ахырында юл-патруль
хезмәтенең ак автомобильләре
барды.
Исегезгә төшерик, Казан Эчке эшләр идарәсе 1977 елның 12
июлендә ТАССР Эчке эшләр министры Салих
Япеев фәрманы нигезендә
оештырылды. Бүгенге көндә Казан гарнизонында 5 меңгә якын кеше хезмәт куя.