StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Ирина Смирнова). Шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин уздырды. Утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Сергей Щелоков, Башкарма комитетның бүлекчәләр вәкилләре, транспорт предприятиеләре, идарә итүче оешмалар, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Эчке эшләр идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һ.б. структура вәкилләре катнашты. Биредә Шәһәр көне, Белем көне һәм Корбан бәйрәменә әзерлек һәм уздыру вакытында куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.
“Масштаблы чаралар уздырганда куркынычсызлык беренче урында тора, хаталар булырга тиеш түгел. Казанда күп төрле чаралар уздырылачак, аларны гадәттән тыш хәлләрдән башка уздыру – беренчел бурыч”, - диде Казан Мэры.
Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, якын арада уздырылачак чаралар турында искәртеп ките. 29 августта 20.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге янында “Турецкий Хоры” коллективы чыгышы көтелә.30 августта 13.00 сәгатьтә Меңъеллык мәйданында “Kazan City Racing” автомотошоу узачак. 26 августта Казансу елгасы акваториясендә триатлон буенча “IRONSTAR” халыкара ярышлары булачак.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, 26 һәм 30 августларда массакүләм чаралар узган урыннарда юлларны чикләү өчен авыр йөк техникасы кулланылачак.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан эре мәдәни һәм туристик үзәк булып тора, дип билгеләп үтте. “Болар безне чит транспорт хәрәкәтен чикләү өчен өстәмә чаралар күрергә этәрә”, - диде шәһәр башлыгы.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов халык күп җыелган урыннарда полиция нарядларының тыгыз урнашачагы турында әйтте. “Чара башланыр алдыннан урыннар барьерлар белән чикләнәчәк, техник чаралар һәм этләр ярдәмендә тикшереләчәк. Чараларга керү урыннарында металл детекторлар урнаштырылачак”, - диде А.Соклов. 30 августта куркынычсызлык белән тәэмин итү эшен 1 меңнән артык полиция хезмәткәре башкарачак.
Охшаш куркынычсызлык чаралары Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне дә кулланылачак. “Бәйрәм намазлары 64 мәчеттә узачак. Алдан хисаплау буенча, аларда 30 меңнән артык кеше катнашачак”, - дип хәбәр итте идарә җитәкчесе. Бу көнне куркынычсызлык белән тэмин итү эшен Казан гарнизонының 200-дән артык хезмәткәре башкарачак. Башкарма комитетның телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров үз чиратында, Казанда бәйрәм намазы 4.30 сәгатьтә башланачак, дип искәртте. Моннан соң корбан чалу йоласын үтәп булачак, ул 1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда 25 урында махсус корбан чалу мәйданнары эшләячәк. Корбан малларын санкцияләнмәгән сату очраклары полиция тарафыннан тикшереләчәк.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Ул барлык белем бирү учреждениеләрендә төнге сак системасы, барлык балалар бакчаларында видео күзәтү системалары урнаштырылганын билгеләп үтте. Мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә буенча идарә җитәкчесе Рифат Ханнанов, ел азагына кадәр барлык күзәтү системалары да цифрлы форматка күчереләчәген һәм алар буенча мәгълүматны архивлаштыру 30 тәүлеккә кадәр мөмкин булачагын әйтте. “Аналоглы камералар социаль учреждениеләрдә 2018 елдан булмаячак”, - дип өстәде ул.
Барлык белем бирү учреждениеләрендә автоматлаштырылган янгын сигнализациясе (АПС) системалары һәм гадәттән тыш хәл турында тавыш белән игълан итү системалары урнаштырылган. Шәхси сак предприятиеләре тарафыннан көндезге сак эшләре 187 объектта башкарыла, дип дәвам итте И.Һадиуллин.
“Уку елы башы бездән укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым игътибар сорый”, - диде И.Һадиуллин. 14 августтан 20 сентябрьгә кадәр балаларның куркынычсызлыгы буенча айлык үтә. “Белем бирү учреждениеләрендә педагогик һәм техник персонал белән инструктаж үткәрелде, автотранспорт чараларының мәктәп территорияләренә үтеп керү мөмкинлеге контроль астына алынды”, - дип сөйләде И.Һадиуллин.
Уку елы башында террорчылык актлары вакытында үзеңне тоту буенча мәгълүмат бирелгән почмаклар яңартыла. Айлык кысаларында мәктәпләрдә конфессияләр, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган айлыклар оештырыла. Моннан кала, 2 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр “Теләктәшлек һәм террорчылыкка каршы көрәш көненә” багышланган айлык оештыру планлаштырыла. 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр “Экстремизмга - юк!” айлыгы узачак. “Терроризм һәм экстремизм күренешләре буенча профилактика чаралары һәрвакыт уздырылып тора”, - дип өстәде И.Һадиуллин.
Ул шулай ук, мәктәпләрнең Белем көненә әзерлеге турында сөйләде. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов Белем көнендә мәктәпләрне 2000 меңнән артык полиция хезмәткәре куркынычсызлык белән тәэмин итәчәген әйтте.
Казан Мэры Белем көнендә барлык мөмкин булган куркынычсызлык чараларын күрергә йөкләде. “Безнең уку йортлары уку елы барышында иң куркынычсыз урын булып калырга тиеш. Бу эшне даими рәвештә алып барырга кирәк. Шәһәр халкын куркынычсызлык белән тәэмин итү – безнең бурычыбыз”, - диде Мэр. Шәһәр башлыгы куркынычсызлык мәсьләләренә кагылган сорауларны өстәмә карап чыгарга кушты. “Бу эшне без беренче тапкыр гына эшләмибез. Казан – куркынычсыз һәм уңайлы шәһәр, шундый булып калырга тиеш тә”, - дип тәмамлады Мэр.
EndFragment