(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Казан Мэры Илсур
Метшин бүген Киров районындагы реставрацияләнгән 15-нче татар гимназиясен карап
кайтты. 1867 елгы бина мәдәни мирас объекты булып тора. Шәһәр башлыгы уку классларын,
актлар залын карады, кечкенә укучылар белән аралашты.
Гимназияне капиталь төзекләндерү эшләре 1,5 ел (2016 елдан) дәвам итте– бу вакыт эчендә
биредә түбә төзекләндерелде, инженерлык челтәрләре алмаштырылды. Моннан тыш, төзүчеләр бина нигезен, этажара
түшәмәләрне ныгыттылар. Уникаль учреждениене төзекләндерү өчен 47,5 млн сум тотылды. Барлык эшләр дә ТР Мәдәният
министрлыгы белән килешенеп башкарылды.
Гимназия директоры Фәнит Харисов Илсур Метшинга уку йортын күрсәтте.
Ф.Харисов реставрация эшләре яхшы башкарылган, дип билгеләп үтте. “Безгә шәп ремонт
ясадылар. Хәзер - бу яңа бина
сыман”, - диде ул. Шул ук вакытта,
директор Мэрга башка бинада урнашкан уку-укыту остаханәсен төзекләндерү эшләрендә
ярдәм итү соравы белән мөрәҗәгать итте. “Җиһазлар алынган,
төзекләндерү эшләрен
башкарасы гына бар”, - диде
директор.
Шәһәр башлыгы гимназиядә башкарылган эшләрне югары бәяләде.
И.Метшин Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгына гимназиягә
остаханәне төзекләндерүдә ярдәм итәргә кушты. “Идәннәрне генә алмаштырмагыз, биредә барысын да 21-нче гасырда
ничек булырга тиеш, шундый югары дәрәҗәдә эшләгез”, - диде ул. Шәһәр башлыгы
белән мәктәпкә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин,
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
– ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һ.б. барды.