(Казан KZN.RU, 25-нче август, Михаил Ченцов). Илсур Метшин бүген
Киров районының Балыкчы бакчасында үткән “Безнең команда тавышы. Безнең
ишегалды тавышы” (“Голос нашей команды. Голос нашего двора”) бәйгесе ярымфиналында
булды. И.Метшин мондый инициативалар кешеләрне берләштерә, бәйрәмне чынлап
торып халыкчан итә, дип билгеләп үтте. Бәйгенең финалы 27 августта Наратлык
паркында узачак.
Проект Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә икенче ел
гамәлгә ашырыла һәм бу дәвер эчендә әлеге районнарда яшәүчеләр арасында гына
түгел, барлык казанлылар арасында да популярлык казанды.
Бәйгедән тыш, кунаклар өчен төрле мәйданчыклар эшчәнлеге оештырылды
– музыка кораллары белән фотозона, буккроссинг, рәсем ясау буенча
мастер-класслар. Барлык теләүчеләр үзләренең кан басымын үлчи алды.
Казан Мэры бакча территориясендә урнашкан яңа спорт һәм балалар
мәйданчыкларын да карады. Илсур Метшин “БлагоДарение” хәйрия фонды директоры Алсу
Сәхәбетдинова белән сөйләште. Әлеге фонд балалар мәйданчыгы төзелешенә 10 млн сум акча бүлеп, инвестор
буларак чыккан.
Шулай ук, бакча территориясендә баскетбол-волейбол
мәйданчыгы һәм көч спорты белән шөгыльләнү өчен тренажерлар белә җиһазландырылган мәйданчык барлыкка
килде.
Әйтеп үтәргә кирәк, биредә Ш.Тарпищев исемендәге Теннис
академиясенә килүчеләр, 15, 32-нче белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм “Юность” яшүсмерләр клубының "Слобода"
командасы тәрбияләнүчеләре дә шөгыльләнә
алачак.