(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). Мәгариф республика
үсешендә өстенлекле тармак булып тора. Бу “Стратегия 2030” программасында чагылыш
таба. Нәкъ менә мәгърифәт аша дөнья үзгәрә, аның мультипликатив эффектын
бәяләмәү зур ялгыш булыр иде. Моның турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасы мәгариф
системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы” темасына багышланган традицион
август киңәшмәсенең пленар утырышында сөйләде. Быел киңәшмә Мөслим муниципаль
районында уза.
Киңәшмәдә шулай ук, Татарстанның Дәүләт советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм
Нигматуллин, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,
Казан Мэры Илсур Метшин, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм башкалар катнаша.
“Август аенда үза торган педагогик киңәшмә – үзен яхшы яктан
күрсәткән үткән елгы нәтиҗәләрне анализлау һәм яңа уку елына бурычлар кую формасы”,
- дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
ТР Президенты 2016 ел нәтиҗәләре буенча республиканың икътисади
үсешенең төп күрсәткечләрен билгеләп үтте. Татарстан Россия Федерациясе
субъектларының инвестицион һәм инновацион үсеш рейтингларында алда баруын дәвам
итә. Республика төп капиталга инвестицияләр буенча 3-нче урында, авыл хуҗалыгы
продукциясен җитештерү күләме буенча – 3-нче урында, озатылган продукциянең
гомуми күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр буенча, шулай ук, башкарылган төзелеш
эшләре буенча - 5-нче урында тора.
Рөстәм Миңнеханов узган елда мәгариф системасын үстерү
юнәлешендә күп эш башкарылуын ассызыклап үтте. Республика мәктәпләрендә яңа
урыннар булдыру буенча масштаблы республика программасы гамәлдә, шул исәптән,
агымдагы елда 6 мәктәп тапшырыла. Балалар бакчалары төзү дәвам итә: 2017 елда 7
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылачак.
“2012 елдан 926 белем бирү оешмалары, шул исәптән, 753
мәктәп төзекләндерелгән. Без мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында капиталь
төзекләндерү эшләрен дәвам итәбез”, - диде ТР Президенты. – 2015 елдан
балаларны муниципаль районнарда йөртү өчен 227 мәктәп автобусы күчерелде.
Моннан тыш, узган елдан без укытучылар өчен компьютерларны яңарту программасын
башладык”.
Рөстәм Миңнеханов 2013 елдан мәгариф тармагының гомуми бюджеты
үскәнен һәм 80 млрд. сум тәшкил итүен хәбәр итте. “Агымдагы елга бюджет
төзегәндә балаларга өстәмә белем бирүче педагогларның хезмәт хакын укытучыларның
уртача хезмәт хакыннан 95 процентка, урта профессиональ белем бирүче
педагогларның хезмәт хакын республика буенча уртача хезмәт хакыннан 95
процентка күтәрү исәпкә алынды”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук, 2018 елда балалар бакчаларын
норматив финанслауны 1,5 млрд. сумга кадәр һәм мәктәпләрне 800 млн.сумга кадәр
күтәрү буенча карар кабул ителүен өстәде. Әлеге чаралар барысы да белем бирү
сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән.
Пленар утырыштан тыш, традицион август киңәшмәсендә
катнашучылар Мөслимдә капиталь төзекләндерелгән кайбер уку йортларын карадылар:
Мәктәптән тыш эшләр үзәген, Сарман аграр колледжының җирле филиалын, Мөслим
лицеен һ.б.