(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Бүген Казан Мэриясендә
үткән эшлекле дүшәмбедә “Водоканал”
муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Андрей Егоров технологик исне бетерү
максатында биологик чистарту корылмаларын каплап кую буенча барган эшләр
хакында сөйләде. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен акча республика һәм шәһәр бюджетларыннан
һәм предприетиенең үз бюджетыннан
бүлеп бирелә.
И.Метшин 15-20 ел дәвамында шәһәрлеләр әлеге начар истән
интегүен һәм, ниһаять, мәсьәлә хәл ителәчәген билгеләп үтте. “Бу анда яшәүчеләр
өчен коточкыч. Шәһәр халкы һәм сайлаучылар белән очрашуларда, интернет кабул
итү хезмәтенә Отар, Мирный, Борисково бистәләрендә, Горки 1 һәм Танкодромда
яшәүчеләрдән искә зарланып, бик күп мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Үзебез өчен без Россиядә яшәү
өчен иң уңайлы, иң төзекләндерелгән шәһәр булырга дигән бурыч куйдык. Ә
чистарту корылмалары тирәсендә һәм ләм катламнарыннан килгән начар ис була торып, без моңа ирешә алмаячакбыз”, - дип уртаклашты шәһәр башлыгы
һәм Латыш Укчылары урамында яшәгәндә, үзе дә бу проблемага юлыкканын исенә төшерде.
Шул ук вакытта, Казан Мэры килеп туган ситуациядә сыйфатлы
эш алып бара торган МУП “Водоканал” эшчәнлеген билгеләп үтте. “Бүгенге күләмгә –
350 мең куб метр агынты сулар кабул ителә - карамастан, Иделгә без су алу
җайланмаларыннан ала торган суга караганда чистарак су агып төшә. Технологияләр
югары сыйфатлы, һәм без аларга һәрвакыт игътибар бирдек һәм бирәчәкбез”, - диде
ул.