(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август, Михаил Ченцов). 2019 елда
Казанның биологик чистарту объектларында барлыкка килгән утырмаларны эшкәртү
планлаштырыла. Утырмаларны термомеханик эшкәртү цехын төзү буенча проектны
әзерләү буенча бәйге быел үткәрелде. Әлеге вакытта проект-тикшеренү эшләре
бара. Проект буенча, эшкәртү процессы автоматлаштырылган булачак. Моның турында
бүген Башкарма комитетта үткән эшлекле дүшәмбедә “Водоканал” муниципаль унитар
предприятиесе җитәкчесе Андрей Егоров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, эшкәртү процессында барлыкка
килгән материал карьерларны рекультивацияләү өчен кулланылырга мөмкин. “Агынты
суларны чистарту технологик процессын тулыландырачак цехны төзү ярдәмендә ярты
гасырлык проблеманы – ләм катламы проблемасын хәл итәчәкбез”, - диде А.Егоров.
Ул моңа охшаш утырмаларны эшкәртү процессы күп илләрдә, шул
исәптән, Берлин, Дубаи, Кассель һәм Гейдельберг шәһәрләрендә уңышлы кулланылуын
өстәде.
Проектның төп өстенлеге – ышанычлылык, эксплуатация барышында түбән чыгымнар.
МУП “Водоканал” директоры хәбәр итүенчә, төзелеш башларга планлаштырылган вакыт - 2018 ел.
Бер ел эчендә төзелеш
тәмамланыр дип көтелә. “Бүгенге көндә барлыкка килгән ләм катламнарын эшкәртү
технологиясе эшләнә. Эксперименталь тикшеренүләр алып барыла. Нәтиҗәләр буенча,
рекультивация технологиясе сайланачак һәм тиешле проект эшләнәчәк”, - диде ул.
“Без ләм
катламнарын бетерүгә таба барабыз. 117 га җирдә ләм катламы 50 ел дәвамында ята, һәм менә бүген без
аларны бетерү юнәлешендә
барабыз, ис булмаячак, алга таба чокырларны күмүдә, юл төзү эшләрендә кулланып
була торган ахыргы продукт булачак”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.