(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август, Михаил Ченцов). Су белән
тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының проблемалы кайбер
объектларын төзү, яңарту һәм төзекләндерү буенча “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең инвестицион
программасы 44 млрд. сумга бәяләнде. Программа 2028 елга кадәр исәпләнгән һәм ТР Төзелеш министрлыгы һәм тарифлар
буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан расланган. Ул шәһәр коллекторларын,
канализация һәм су үткәргеч насос станцияләрен, Идел буе су суырту объектларын,
биологик чистарту корылмаларын, канализацияне һәм башкаларны яңартырга
мөмкинлек бирәчәк. Моның турында традицион аппарат киңәшмәсендә “Водоканал”
муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров хәбәр итте.
Казан Мэры билгеләп үтүенчә, Казанның су белән тәэмин итү
системасын яңарту проекты – уникаль. “Водоканалның” авыр, зур модернизация
проектына охшаш проектлар юк. Белүемчә, 10 елга исәпләнгән яңарту программасы
илебезнең бер генә водоканалында да юк. Шул ук вакытта, без инвестицион программаны шәһәрлеләр кесәсенә
сукмаслык итеп төзи алдык.”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Бүгенге көндә проектны гамәлгә ашыру кысаларында “Водоканал”
мөһим объектлар төзү һәм проектлаштыру эшләрен башлады. 2017 елның 4-нче
кварталында яңа “Заречная” канализация-насос станциясен сынау режимында эшләтеп
җибәрү планлаштырыла. Әлеге станция таушалу дәрәҗәсе 100% тәшкил иткән “Верхняя”
станциясе урынына төзелә.
МУП “Водоканал” директоры сүзләренчә, станцияне гамәлгә
кертү 2,5 мең куб метр күләмендә агынты суларны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. “Барлык
төзелеш эшләре тәмамлангач, станциянең проектлы куәте сәгатенә 20 мең куб метр тәшкил
итәчәк”, - диде А.Егоров.
“Без агынты суларны кабул итә алмау сәбәпле, торак
төзелеше буенча инвестицион программаларның милионнан артык кв. метры “бикле” торды.
2012 елда “Водоканал” бу мәсьәләне күтәрде һәм без, ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Экология
министрлыгы катнашы белән әлеге сорауларны карадык һәм бергәләп мәсьәләне чишү
юлларын таптык”, - диде Мэр. Ул “Заречная” канализация-насос станциясен гамәлгә
кертү шәһәрнең төньяк өлешен төзүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәген билгеләп
үтте.
А.Егоров докладында билгеләп үткәнчә, һава шартлары начараю
сәбәпле, станция төзү районында грунт суларының агып төшүе күбәйде. Шуның өчен
планлаштырылган 2 скважина урынына 6 су киметү скважинасы урнаштырылды.
Станциянең җир асты өлешен төзү өчен тагын 6 су киметү скважинасы
урнаштырылды. Мәйданда барлыгы 12 скважина эшли.
И.Метшин А.Егоровка төзелеш графигыннан тайпылмаска кушты. “Күптән
түгел без объектны тикшереп кайттык. Эшләр график буенча 96% эшләнгән, 4% -
графиктан тайпылыш. Бу күп түгел, ләкин мин проектны гамәлгә кертүне график
буеча башкаруыгызны телим”, - дип тәмамлады шәһәр башлагы.