(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август, Антон Ноздрин). 19 августтан
23 августка кадәр Казанда XI әдәби-музыкаль фестиваль “Аксенов-фест” үтәчәк. Фестиваль
кысаларында “Йолдызлы билет” премиясен тапшыру 21-нче августта Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә узачак. Барлыгы фестиваль
программасында утыздан артык иҗади кичә һәм кино күрсәтү чаралары каралган. Бүген эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов сөйләвенчә, быелгы мәдәни форумның девизы “Цитатасыз
Аксенов” булачак, ягъни фестиваль көннәрендә язучыдан турыдан-туры цитаталар
китерү булмаячак.
Казан Мэры Илсур Метшин Василий Аксенов хыялындагыча “Йолдызлы билет” премиясе чынлап
та “йолдызлы” булып килүен билгеләп үтте. “Фестиваль егерме ел дәвам итә. Яңа
катнашучылар, яңа темалар барлыкка килә. “Аксенов-фест” бу елларда дөньяга күп “йолдыз”
һәм “йолдызчыклар” танытты. Бүгенге көндә алар Россиядә һәм чит ил сәхнәләрендә
чыгыш ясыйлар”, - диде Мэр. Шәһәр башлыгы фестивальнең барлык кешеләр өчен
уздырылуының мөһим булуын ассызыклады. “Аксенов-фест” чараларын мөмкин кадәр
күбрәк казанлылар карый алырга тиеш”, - диде И.Метшин.
А.Абзалов чарага керү бушлай буласын, ләкин урыннар саны
чикле икәнен хәбәр итте. Бу сәбәпле, фестивальдә булырга теләүчеләр алдан
теркәлергә тиеш. Билетны Вишневский урамында урнашкан Үзәк шәһәр китапханәсендә
алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон 236-42-93.
Быел фестиваль мәйданчыклары саны артачак. Чаралар Василий Аксенов музей-йортында, “Мир”
кинотеатрында, “Шаляпин Палас Отелендә”, Вишневский урамында урнашкан Үзәк
шәһәр китапханәсендә, Константин Васильев музеенда, Аксенов бакчасында, Татарстан Республикасы Язучылар союзында, Галиәсгар Камал исемендәге театрда, “Сдвиг”
камералы театрында узачак.
Фестиваль Василий Аксенов туган көне алдыннан ачылачак. 20 августта аңа 85 яшь тулыр
иде. Азат Абзалов сөйләвенчә, фестивальнең кунаклары Александр Кабаков, Евгений
Попов, Александр Переверзин, Шамил Идиятуллин, Владислав Отрошенко кебек шагыйрь
һәм язучылар, “Октябрь” журналының
баш мөхәррире Ирина Барметова, Россия сәнгать академиясе академиклары
Нателла Тоидзе һәм Борис Мессерер, режиссерлар Вадим Абдрашитов һәм Евгений
Цымбал.
Беренче тапкыр “Аксенов-фест”
Кытай һәм Швециядән кунаклар кабул итәчәк. Филология фәннәре докторы, Кытайның иҗтимагый
фәннәр академиясенең Чит илләр әдәбияты институтының рус әдәбияты бүлеге җитәкчесе
һәм профессоры, рус әдәбиятын өйрәнү буенча Кытай ассоциациясе президенты Лю
Вэньфэй Аксенов иҗатының хәзерге кытай әдәбиятына йогынтысы турында сөйләячәк.
Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында танылгын Швеция музыканты һәм
композиторы Элиас Файнгерш концерты узачак. “Биредә Файнгерш һәм Лю
Вэньфэй Кытай шигъри юллары һәм джаз үрелгән кыю ипровизация тәкъдим итәчәкләр.
Тамашачылар Александр Пушкин шигырьләрен кытай, татар һәм иврит телләрендә ишетәчәк”, - диде Азат Абзалов.
Фестиваль премьерасы булып Борис Мессерерның шагыйрә
Белла Ахмадуллинаның 80 еллыгына багышланган “Промельк Беллы” китабы
презентациясе тора. “Китапны 60 еллар вәкилләренең тормыш энциклопедиясе дип атарга мөмкин”, - диде идарә башлыгы.
“Аксенов-фестның” төп чарасы быел 21-нче августта Галиәсгар Камал исемендәге театрда
узачак. Сәхнәдә “Йолдызлы билет - 2017” премиясенең җиңүчеләрен игълан
итәчәкләр. Быел “Әдәбият” номинациясеннән тыш, “Музыка” юнәлеше өстәлде. Яңа
номинациядә бүләк беренче тапкыр язучы юбилее уңаеннан тапшырылачак.
22 августта Аксенов скверында казанлыларны фестиваль
кульминациясе көтәчәк. Бу көнне скверда
“Бакчада уку” арт-объекты ачылачак. “Бронзадан ясалган өч исемле урындык
формасындагы скульптур композиция – Василий Аксенов дусларыннан шәһәргә бүләге”, - диде А.Абзалов. Бу көнне
паркта джаз коллективлары катнашы белән әдәби-музыкаль концерт узачак, “Мир”
кинотеатрында документаль һәм нәфис
фильмнар күрсәтү, режиссерлар белән иҗади очрашулар оештырылачак.
Фестиваль
кысаларында “Россия – күплек сан” әдәби җыелышы узачак. Масштаблы чара
төбәкләр арасындагы бәйләнешне ныгыту максатында оештырыла. Ул
язучыларны, әдәбиятчыларны,
тәнкыйтьчеләрне, театр һәм кино эшлеклеләрен, мәдәният өлкәсе белгечләрен, журналистларны,
Мәскәү, Казан, Яр Чаллы һәм
Свияжск шәһәрләреннән
эшлеклеләрне берләштерәчәк. Әдәби җыелыш кысаларында төп чаралар “Шаляпин Палас Отеленең” конференцияләр залында, ТР Язучылар союзының
тарихи бинасында узачак.