(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август, Антон Ноздрин). Казанның
П.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбе “50 иң яхшы
балалар сәнгать мәктәбе” Гомумроссия
конкурсы җиңүчесе булды. Моның турында
бүген Казан Мэриясендә үткән
эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
“Конкуренция зур иде. Быел, региональ сайлап алу турларын
узып, Россиянең 65 төбәгеннән 102 мәктәп финалга чыкты”, - дип хәбәр итте А.Абзалов. Аның сүзләренчә, сайлап алу критерийлары булып 15 күрсәткеч торган. Шулар арасында,
мәктәп тарихы, учреждениене үстерү программалары, укучы һәм педагогларның Россия
күләмендә казанышлары. Ноябрьдә тантаналы церемониядә җиңүче мәктәп үзенең сәләтле укучылары өчен чаралар уздырырга 100 мең сум
күләмендә акчалата премия алачак.
А.Абзалов бу – Казанда шәһәрнең сәнгать мәктәпләре тарихы
башланган беренче мәктәп икәнен билгеләп үтте.
Мәктәп коллективын һәм укучыларны Казан Мэры Илсур Метшин
котлады. Шәһәр башлыгы мәктәпне тәмамлаучылар арасында талантлы композитор София
Гобәйдуллина һәм башка талантлы музыкатлар барлыгын искәртте. “Мәктәп дәрәҗәсен
югалтмый һәм безне әле дә үзенең сәләтле укучылары һәм җиңүләре белән
шатландыра”, - диде Мэр.