(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август, Антон Ноздрин). 4-нче номерлы
татар гимназиясе территориясендә яңа баскетбол-волейбол коробкасы ачылачак. Киров
районының Чкалов урамында
урнашкан спорт объекты якын арада яшь спортчыларны кабул итәчәк – төзелеш тәмамланып
килә. Мәйданның әзерлек дәрәҗәсен Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Күчмә киңәшмә
барышында шәһәр башлыгы алдагы эшләр буенча йөкләмәләр бирде – балалар учреждениесе
янында стандарт размерлы хоккей коробкасы һәм тренажерлар белән
җиһазландырылган мәйданчык булдырырга.
Билгеләп үтик, шәһәрдә ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзелеше бара, барлыгы 15 спорт
мәйданчыгы төзеләчәк. Киров
һәм Мәскәү районнарында, 4-нче гимназиядән тыш, спорт мәйданнары “Локомотив”
стадионы, “Стрела” балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе, Балыкчы бакчасы
территорияләрендә төзеләчәк.
Шәһәрнең Физик тәрбия һәм спорт буенча комитет рәисе
Светлана Вострикова һәр район спорт мәйданчыкларының нинди типта һәм кайда буласын үзе билгели, дип аңлатты. “Спорт
мәйданының максаты – “ишегалды спорты”. Балалар йорак йөрмичә, өй янында гына спорт белән шөгыльләнсен
өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Спорт мәйданына якын-тирә өйләрдән теләгән һәр кеше йөри ала”,
- дип искәртте ул. Аның сүзләренә караганда, шартлар спорт белән профессиональ
рәвештә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә – күпчелек балалар һәм яшүсмерләр өчен
спорт мәктәпләре дәресләрен гомуми белем
бирү мәктәпләренең нәкъ менә шундый мәйданнарында алып бара.
Гимназия директоры Илхания Вахитова гимназиядә 450 баланың
белем алуын сөйләде. Узган ел монда капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.
Төп эшләрдән тыш, спорт залы да төзекләндерелгән. Быел учреждение территориясендә
1,5 ай ләвамында төзелгән спорт мәйданы да булачак.
Спорт мәйданчыгын “Биссан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
төзи. Сүз уңаеннан әлеге подрядчы Киров һәм Мәскәү районнарында - 3 һәм
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 3 спорт мәйданчыгы төзи. Оешма җитәкчесе
Рафаэл Бәйрәмов сүзләренә караганда, барлык объектлар да бер берсеннән аерыла,
чөнки алар төрле спорт төрләре белән шөгыльләнүне күз уңында тота: алар
арасында баскетбол-волейбол мәйданчыклары, тренажерлар белән җиһазландырылган мәйданчыклар, воркаут
белән шөгыльләнү өчен формалар белән җиһазландырылган мәйданчыклар бар.
Бүгенге көндә подрядчы 4-нче гимназия территориясендә барлык
планлаштырылган эшләрне дә башкарган. Керү юлларын оештырасы, коймалар куясы
һәм территорияне төзекләндерү эшләре калган. Шуннан соң мәйданчык әзер булачак.
Гимназия территориясендә хоккей коробкасы да бар, ләкин аның
үлчәмнәре стандартка туры килми. Казан Мэры, гимназия территориясен карап
чыкканнан соң, хоккей коробкасын стандарка туры китереп зурайтырга кирәклеген
ассызыклады. Шәһәр башлыгы фикеренчә, территориядә тренажерлар белән мәйданчык
та кирәк. Илсур Метшин территорияне яктырту мәсьәләсенә дә игътибар итте –
барлык лампаларны энергияне
саклый торган диодлы лампаларга алмаштырырга кирәк. Шәһәр башлыгы С.Вострикова
һәм Капиталь төзекләндерү һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллинга
әлеге сорауларны карарга һәм сентябрьгә кадәр эшләрне башкарырга йөкләде.
Казан Мэры4-нче гимназия территориясендә зур эш башкарылуын
билгеләде. “Мәктәп, спорт залы капиталь төзекләндерелде. Ачык спорт мәйданчыгын
эшләп бетерәсе калды. Биредә балаларга яшәү урыны буенча спорт белән шөгыльләнергә
барлык шартлар бар”, - диде И.Метшин.
Эшлекле киңәшмәдә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин,
Киров һәм Мәскәү районнары администрация башлыгы вазыйфаларын үтәүче Наил Минвәлиев
һәм башкалар катнашты.
2013 елдан башлап Казанда республика программасы буенча 80 мәйданчык барлыкка килде. 2013
елда 8 объект төзелде, 2014 елда – 12 мәйданчык, 2015 елда – 18 спорт объекты, 2016
елда – 27 мәйданчык.