(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Бүген Казанда тантаналы
рәвештә татар композиторы, пианисты, СССР халык артисты, Татарстан Республикасы
гимнының көй авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды. Һәйкәл Большая Красная
урамындагы скверда, Н.Г.Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасы каршында урнашкан.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы
рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан
Мэры Илсур Метшин, РФ Композиторлар союзы һәм ТР Композиторлар союзы рәисе
Рәшит Кәлимуллин, ТР танылган мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бүген күренекле композитор, татар музыкасы
үсешенә зур өлеш керткән Рөстәм Яхинның тууына 96 ел булуын билгеләде, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Хөрмәтле дуслар! Бүген бөек татар композиторы, СССР халык
артисты, сугышта катнашучы, безнең республиканың гимн авторының туган көне. Ул
эшләгән консерватория
каршында матур комплекс барлыкка килде. Бирегә казанлылар һәм шәһәр кунаклары килә алачак. Бу урын
уникаль һәм матур. Без һәрвакыт аның әсәрләре белән горурланачакбыз һәм аны хәтерләячәкбез”,
- диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов һәйкәл өстендә эшләүче скульптор һәм
архитекторларга, шулай ук, Казан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Сәламләү сүзләре белән Рәшит Кәлимуллин һәм Н.Г.Жиганов исемендәге
Казан дәүләт консерваториясе ректоры
Рубин Абдуллин чыгыш ясады.
Тантана азагында кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.