(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы август, Антон Ноздрин). Идел буе районының Борисково
бистәсендә 97-нче номерлы рус-татар мәктәбен капиталь төзекләндерү эшләре
тәмамланып килә. Якты Юл тыкрыгында
урнашкан мәктәп быел 60-еллыгын билгеләп үтә. Юбилей елында яңартылган мәктәпнең
парталары артына 222 укучы утыра алачак. Капиталь төзекләндерү эшләре барышын
бүген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Күчмә киңәшмә нәтиҗәләре буенча, шәһәр
башлыгы мәктәп территорясен төзекләндерү һәм балалар мәйданчыгы булдыру мәсьәләләрен
чишү юнәлешендә эшләргә йөкләде.
Капиталь
төзекләндерү эшләрен алып барган подрядчы оешма “Портал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
җитәкчесе Булат Әхмәтгәрәев сүзләренчә, төзүчеләр әзерлек эшләрен уку елы
азагында башлаган иде, июнь башында төзекләндерү эшләре тотынды. Бүгенге көндә
эшләрнең гомуми үтәлеше 90 % тәшкил итә.
Учреждение директоры
Әлфия Габдерәшитова 2006 елда мәктәптә өлешчә ут челтәре , 2011 елда түбә алмаштырылуы
турында сөйләде. Ләкин тиешле капиталь төзекләндерү эшләре башкарылмаган.
Бүгенге көндә мәктәптә түбә җылытылган, ишек һәм тәрәзәләр алмаштырылган. Шулай
ук, “Уңайлы мохит” программасы буенча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең
мәнфәгатьләрен исәпкә алып, яңа керү
юллары һәм бәдрәфләр, кызлар һәм малайлар өчен аерым юыну бүлмәләре ясалган, фасад
төзекләндерелгән.
“Күп әйбер башкарылды, мин эштән канәгать”, - диде мәктәп
директоры. Аның сүзләренә караганда, эш барышында туган сораулар подрядчы
тарафыннан тиз арада каралды, моның ярдәмендә төзүчеләр укытучы коллективның теләкләрен исәпкә алды.
Шулай да, мәктәптә әле чишелмәгән сораулар бар. Мәсәлән, җылылык
үзәген күчерү, коридорларны һәм спорт залын төзекләндерү өчен өстәмә финанслау кирәк.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты
рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, мондый хәлдә шәһәрдә тагын ике
– 28 һәм 40-нчы номерлы мәктәп бар. Өстәмә финанслау чыганаклары турында хат ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә юлланган.
“Казан кебек олы
шәһәрдә бюджетлы учреждениеләр бертөрле булырга мөмкин түгел. Бер бинага
60 ел, икенчесенә - 40. Эш башлангач, 50 ел буена ачылмаган әйберләрне ачабыз, яңа эш төрләре барлыкка
килә. Моны үз вакытында ачыкларга, сәбәпләрен
табарга һәм төзәтергә кирәк,
- диде Илсур Метшин. – Мәктәп яңа булып күренә. Ә спорт залын әлеге халәттә калдырып булмый. Спорт
учреждениеләре, шул исәптән, тору урыны буенча, Россиянең спорт
башкаласы күренешенә туры килергә тиеш”.
Шәһәр башлыгы,
шулай ук, мәктәп янындагы территорияне карап чыкты, биредә кыш көннәрендә
укучылар үзләре боз катыра, ә җәйләрен футбол уыйный торган хоккей коробкасы
бар. И.Метшин мәктәп ишегалдында балалар мәйданчыгын урнаштыру
зарурлыгын ассызыклады. Ул Вахитов һәм Идел буе районнарының администрация
башлыгы Андрей Лобовка уку елы башына территорияне төзекләндерү мәсьәләсен
эшләргә йөкләде.
И.Метшин хәбәр
иткәнчә, Казанның капиталь төзекләндерү программасы, урнашу урынына карамастан,
үзәктәге яки шәһәрнең ерак районнарындагы барлык мәктәпләрне дә үз эченә ала. Искәртеп
китик, агымдагы елда капиталь төзекләндерү эшләре Казанның 8 балалар бакчасында
(9 бина) һәм 12 мәктәптә (13 бина) башкарыла. Әлеге эшләр үтәлүнең
гомуми проценты балалар бакчалары буенча – 83%, мәктәпләр буенча 90% тәшкил итә.