(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Алсу Сафина). 1-нче
сентябрьдә Казанда “Седьмое небо” торак комплексында 181-нче номерлы яңа күп
профильле мәктәп ачылачак. Совет районында яшәүче кешеләр өчен көтелгән объектның
әзерлек дәрәҗәсен Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Әлеге мәктәп укучылары берничә фәнне тирәнтен укый алачак.
Бу баланың әти-әнисе һәм хезмәт базары таләпләренә карап эшләнәчәк. Мәктәптә уку
белемне профильләштерү процессын исәпкә алып оештырылачак, ягъни физика-математика,
химия-биология, мәгълүмати-технологик, гуманитар профильләр буенча. Шулай ук,
гомуми белем бирү учреждениесе нигезендә музыкаль мәктәп эшләячәк.
25,5 мең кв.м. мәйданлы 3 этажлы мәктәп бинасын төзү, “Жилище” федераль программасы
кысаларында, үткән елның
октябрь аенда башланды. Бүгенге көндә объектта эчке эшләр тәмамланып килә,
территорияне төзекләндерү эшләре генә кала. Подрядчы оешма - “Ак таш” Җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятенең генераль диреторы Газинур Әхмәтов хәбәр итүенчә, 23-25 августта эшне тулысы белән тәмамларга
планлаштырыла.
Казан Мэры мәктәпне карап чыкты. Шул исәптән, 274 кв.метр мәйданлы
ашау залын, 940 кв. метр мәйданлы
бассейн һәм спорт залларының берсендә булды. Сүз уңаеннан, соңгысында имәннән
ясалган спорт паркеты урнаштыру эшләре бара. Биредә волейбол, баскетбол, мини-футбол
буенча, ә кече залда – бадминтон һәм башка спорт уеннары үтәчәк. Моннан тыш,
560 урынга исәпләнгән актлар залы, хореография залы, радио һәм кино студияләре
булачак.
Проект буенча,
мәктәп башлангыч блокка һәм урта һәм югары буын блокларына бүленгән. Башлангыч блокка
уку кабинетларынна тыш, йокы
бүлмәләре, китапханә, ял итү өчен бүлмәләр каралган, соңгыларында сыйныфтан тыш
чаралар уздырылачак. Федераль белем бирү яңа буын стандартлары буенча, башлангыч
мәктәп “Перспектива” программасы буенча эшлиячәк.
Бинаның икенче өлешендә урта һәм югары буын блоклары урын
алачак. Блок уку-укыту кабинетларыннан, лекция аудиторияләреннән, лингафон кабинеттан торачак.
“Совет районында, бигрәк тә “XXI гасыр” торак комплексында яшәүчеләр, бу мәктәпне күптәннән көттеләр.
Мәктәптә барлык кирәкле җиһазлар бар: киң якты сыйныфлар һәм коридорлар, спорт
белән шөгыльләнү өчен спорт
заллары һәм бассейн, җәйге ачык спорт мәйданнары. Барысы да XXI гасыр таләпләре
белән эшләнгән. 1-нче сентябрьгә эшләр тәмамланачак һәм укытучылар беренче
сыйныфка керүчеләрне һәм башка укучыларны каршыларга әзерләнә алачак”, - диде
Казан Мэры Илсур Метшин.
7-нче августка мәктәптә 26 класс – 1-нче сыйфтан 8-нче
сыйныфка кадәр – тупланган.
Аларга 604 бала кабул ителгән. Иң күп кеше 1-нче сыйныфка туры килә – 175 бала.
Балаларны мәктәпкә кабул итү дәвам итә, дип ассызыклады Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илсур Хәдиуллин.
Казан Мэры белән бергә мәктәпне Совет районы администрациясе
башлыгы Рөстәм Гафаров, Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, “ТР баш инвестицион төзелеш идарәсе” Дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Марат Айзәтуллин карап кайтты.
Исегезгә төшерик, быел Казанда ике мәктәп – 181-нче һәм 2-нче Азино урамында 1224 укучыга исәпләнгән мәктәп тапшырылачак.