(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август, Алсу Сафина). Зур Аккош күленең төбен гидроизоляцияләү
экраны белән каплау эшләре бүгенге көндә 70% үтәлгән. Якты күлдә бу күрсәткеч
20% тәшкил итә. Параллель рәвештә гидроизоляцияләү экранын 50 сантиметрлы ком
катламы белән күмү эшләре дә башкарыла. Аннан соң, әлеге өслеккә ләм катламы
салыначак.
Хәзерге вакытта күлләрдә 18 техника берәмлеге эшли: экскаваторлар,
йөк ташу машиналары, КамАЗлар. “Эшләр план буенча башкарыла. Мондый темплар
белән эшләгән очракта, ноябрьдә без монда көзгедәй су өслеге күрәчәкбез”, - диде И.Метшин. Ул
әлеге эшләр - беренче
этап икәненә һәм якын-тирә территоряне төзекләндерү буенча бик күп эш
башкарырга кирәклегенә игътибарын юнәлтте. Боларга җәяүлеләр өчен сукмаклар,
җир асты юллары һәм чаңгы трассаларын ясау керә. “Шулай да, объектның үзәге – күл. Эшләр ахырына
якынлаша, август-сентябрьдә
күлгә су тутыра башлаячакбыз”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман белән эшлекле әңгәмә барышында күл янындагы территорияне яктырту һәм
чаңгы трассаларын оештыру сорауларын дә күтәрде.
Игорь Куляжев һава
шартларының подрядчылар эш графигына үзгәрешләр кертүен әйтте. Яңгырдан соң Зур
Аккош күле төбендә зур күләмдә су җыела, аны насослар белән суыртып алырга кирәк.
Моннан тыш, эретеп ябыштыру эшләрен яңгырлы шартларда башкарырга ярамый.
Хәзерге вакытта объектта насос станциясен әзерләү эшләре
бара. “Күл төбендә эшләр беткәч, насосны кабызып, күлгә су тутыра башларга кирәк. Бу вакытка станция әзер булырга
тиеш”, - диде И.Куляжев.
Шәһәр башлыгы быел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
җитәкчелегендә башланган Аккош күлләре системасын экореабилитацияләү эшләре – шәһәр
халкына зур бүләк, дип әйтте. Барлык эшләр экологлар белән килешенеп башкарыла,
алар уникаль табигый объектны торгызырга, күлләрнең су өслеген 4,2 гектрадан
36-га кадәр арттырырга һәм гомуми экологик ситуацияне яхшыртырга мөмкинлек
бирәчәк.
Исегезгә төшерик,
гомуми мәйданы 272 мең кв.м. тәшкил иткән Якты һәм Зур Аккош күлләре төбен 3,5-4
метрга тирәнәйтү һәм күлләр корымасын өчен гидроизоляцияләү эшләре күлләр
системасын экореабилитацияләү масштаблы проекты кысаларында башкарыла. 3
катламлы гидроизоляцион экранны урнаштыру Зур Аккош күлендә июньдә башланды.
Су үткәргеч аша
Якты күлгә Зөбәрҗәт күленнән җибәреләчәк. Якты, Зур һәм Кече Аккош күлләре су юллары
белән тоташкан, шуңа күрә су барлык территорияне тутырачак. Хәзерге
вакытта дүрт күлдән – Кече, Зур, Якты һәм Коры – су белән Кече Аккош күле генә
тутырылган.