(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче август, Антон Ноздрин). 2017 елда Казан шәһәрендә план буенча диспансеризацияләүне
205 мең 690 кеше үтәргә тиеш. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында
диспансеризацияләүне 97 мең 165 кеше үткән. Иң авыры - халыкның эшкә яраклы
өлешен профилактик тикшеренү узарга җәлеп итү, дип сөйләде бүген Мэриядә үткән
эшлекле якшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек
саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев.
Аның сүзләренә
караганда, профилактика инвалидлыкка чыгуны киметү һәм гомер озынлыгын
арттыруда перспективалы ысул булып тора. Аеруча эффектив юнәлеш булып
икенчел профилактика – диспансеразацияләү санала. 2017 елның беренче
яртыеллыгында гына диспансеризацияләү барышында 71 мең 268 авыру ачыкланган.
Профилактик тикшеренүне узучы шәһәр халкы саны елдан-ел арта
бара. 2013 елда диспансеризацияләүне 78 мең кеше үткән булса, 2016 елда – 177
меңнән артык. “Бүгенге көндә безнең өчен актуаль мәсьәлә булып халыкның эшкә
яраклы өлешен профилактик тикшеренү узарга җәлеп итү тора. Кызганыч, халыкның әлеге төркеме, эш
графиклары тыгыз булганга, сәламәтлекләре начараю сәбәпле генә медицина ярдәме сорап
киләләр. Алар стационарга авыр хәлдә, инфаркт, инсульт кичереп кенә эләгәләр. әлеге авырулар
вакытында ачыкланмау һәм
дәваланмау аркасында килеп
чыга”, - дип сөйләде идарә башлыгы.
И.Хәлфиев әйтүенчә.,
әлеге сорау буенча кече һәм
урта бизнес, эре оешма җитәкчеләренең теләктәшлеге җитми. Ведомтсво җитәкчесе
фикеренчә, эш бирүчеләр үзләренең хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга
һәм профилактик тикшеренү узарга ярдәм итәргә тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин
мондый очраклар күзәтелсә, кичекмәстән шәһәр Мэриясенең интернет кабул итү
хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте. “Без әлеге мөрәҗәгатьләргә тиз
игътибар итәчәкбез һәм барлык җитәкчеләр белән дә уртак тел табачакбыз, аланың
коллективлары диспансеризацияләүне вакытында үтәргә тиеш”, - дип искәртте Мэр.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда,
шәһәр халкын диспансеризацияләүне үтәргә берничә юл белән чакыралар. Аерым алганда бу эш белән
медицина хезмәткәрләре
шөгыльләнә. Бу эшкә иминият компанияләре дә кушылды. “Әгәр кеше үзе медицина
ярдәме сорап килмәсә яисә вакытында профилактик чараларны күрмәсә, аның сәламәтлеген
саклап калып булмый”, - диде
И.Хәлфиев.