(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август, Алсу Сафина). Типлаштырылган
стационар булмаган сәүдә объектларының исемлеге 32 проектка кадәр артты.
Гамәлдәге павильон төрләрнә яңа 21 проект өстәлүе расланды. Моның турында бүген
эшлекле дүшәмбе барышында Архитектура һәм шәһәр төзелеше җитәкчесе урынбасары –
шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая хәбәр итте. Аның сүзе буенча,
типлаштырылган проектны куллану яки мөстәкыйль рәвештә шәхси проект булдыру
хокукын кабул итү эшмәкәрләр артыннан кала.
“Системасыз сәүдәдән, кем ничек булдыра, цивилизацияле тышкы
күренешне формалаштыруга күчәбез”, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Ул
билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлештә эшмәкәрләр белән хезмәттәшлектә Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм район администрациясе белән берлектә эш беренче
ел гына бармый.
“Барлык теләкләрнең дә исәпкә алынуы мөһим. Уңайлы шартлар,
эстетика объектларның халык өчен иминлеге кебек сораулар алга чыгарыла”, - диде
Мэр. – Һәр кешедә бизнес төрлечә бара, һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Типлаштырылган
проектларның артуы безнең хезмәттәшләребезгә, эшмәкәрләргә әлеге юнәлештә
цивилизацияле эш алып баруның яңа мөмкинлекләрен ача”, - диде И.Метшин.
Яңа исемлеккә сувенир продукция, милли фаст-фуд һәм туңдырма
сату объектлары өчен типлаштырылган проектлар кертелде. Типлаштырылган
проектлар Казан шәһәренең тарихи урыннарында, заманча йортлар өстенлек иткән
урыннарда һәм яшел зоналарда сәүдә итү объектлары өчен дә әзерләнгән.
Типлаштырылган проектларның тулы исемлеге белән архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтында uag.kzn.ru танышырга була.
“Югары таләпләр типлаштырылган объектларның тышкы
күренешеннән кала икътисади максатчанлыгына да куелды”, - диде Жанна Белицкая. –
“Барлык типлаштырылган проектлар да гамәлгә ашырырлык. Аларның уртача бәясе
инфляцияләрне исәпкә алганда 2013 елның бәя дәрәҗесеннән артырга тиеш түгел”.
Искәртеп китик, яңа проектлар кыш көне узган иҗади бәйге
нәтиҗәләре буенча сайланды.