(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче август, Антон Ноздрин). Казанда амбулатор сырхауханә
учреждениеләре биналарын капиталь
төзекләндерү республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге программа шәһәр
буенча якынча 24% үтәлгән. Моның турында бүген Мэриядә үткән эшлекле дүшәмбедә шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин хәбәр итте.
Әлеге программа
кысаларында социаль объектларны капиталь төзекләндерү өчен гадәти булган эшләр
башкарыла, диде чыгыш ясаучы. “Моннан тыш, сырхауханәләрдә винтелиляцияләү
системаларын төзекләндерү, шулай ук, “Дусларча сырхауханә” стандартлары
кысаларында биналарны тышкы һәм эчке яктан яңарту эшләре башкарыла”, - дип
сөйләде И.Гыйниятуллин
И.Гыйниятуллин сүзләренә
караганда, төзекләндерелгән биналарга заманча медицина җиһазлары куелачак. Комитет
рәисе сүзләре буенча, төзекләндерү эшләренә 1,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуларның
10% җиһаз һәм инвентарь алуга китәчәк. “Шәһәрнең 8 сырхауханәсендә “Уңайлы
мохит” программасы буенча хәрәкәт итүләре чикләнгән халык төркемнәре очен
яраклаштыру эшләре бара.
И.Гыйниятуллин әлеге программаны ноябрь ахырына тәмамларга планлаштырыла,
дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, шәһәрнең Башкарма комитеты һәм ТР сәламәтлек
саклау министрлыгы вәкилләре даими рәвештә объектларны тикшереп торалар. “Программа
үз вакытында һәм сыйфатлы башкарылачак”, - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү
программасы - ил масштабында тиңдәшсез программа, дип искәртте. Шәһәр башлыгы
төзекләндерү эшләре барышын көн дә тикшереп торырга кушты. Төзекләндерү эшләре
барышында да әлеге сырхауханәләрдә кеше кабул ителә, бу - Мэр фикеренчә, мөһим күрсәткеч. “Әлбәттә
вакытлыча авырлыклар бар, ләкин әлеге авырлыкларга карамастан, халыкны кабул
итү сыйфатлы башкарыла”, - дип искәртте Мэр.
Исегезгә төшерик, Казанда 52 сырхауханә бинасы
төзекләндереләчәк. Капиталь төзекләндерү планына барлык балалар сырхауханәләре
кертелгән (Киров һәм Мәскәү районнарында - 5, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында - 7, Вахит һәм
Идел буе районнарында - 5). Программага кертелгән олылар сырхауханәләренең 8
объекты Мәскәү һәм Киров районнарында, 5 – Яңа Савин һәм Авиатөзелеш
районнарында, 8 – Совет районында, 9 – Вахитов һәм Идел буе районнарында
урнашкан. Шулар арасында 10-нчы номерлы шәһәр сырхауханәсе (Яңа Савин
районынның 91 мең кешесенә хезмәт күрсәтә), 20-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе
(Совет районының 79 мең кешесенә хезмәт күрсәтә), 18-нче номерлы сырхауханә
(Идел буе районының 70 мең кешесенә хезмәт күрсәтә) һ.б. төзекләндереләчәк.