(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август, Алсу Сафина). Казанда
5-нче һәм 6-нчы августта узган “Төнге велофест” чарасында Казан, Мәскәү, Киров,
Иркутск, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдән 5 меңнән артык велосипедчы катнашты. 1
меңнән артык кеше чара уздыру көнендә генә төркәлгән, дип хәбәр итте бүген
шәһәрнең мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе барышында Туризм үсешенә булышлык
күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова.
“Казан – игелекле эшләр шәһәре” шәһәр проекты кысасында маршрут
танылган меценатлар һәм иганәчеләр яшәгән урыннар буенча узды. “Велофестның”
старт ноктасында Казанның алдынгы спорт кибетләре тарафыннан сирәк велосипед
модельләре экспозициясе оештырылды. Биредә бүләкләр уйнату чарасы узды.
Велофест маршруты 29 км тәшкил итте. Велосәяхәтне 102,8 FM дулкыннарында
радиотрансляция озата барды. Моннан кала, барлык маршрут дәвамында выкыйга
урыныннан туры эфирга чыгу һәм Казанның танылган шәхесләре белән телефон
сөйләшүләре оештырылды. Аерым алганда ТР Дәүләт Советы рәисе Татьяна Ларионова
“Тарихи хәтер” партия проекты турында сөйләде.
Катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен маршрутта этаплап
урамнар ябылды. Д.Санникова сүзе буенча, биредә 108 берәмлек махсус техника,
600 металл киртәләр, 60 дружинник, 30 волонтер һәм юл-патруль хезмәте постлары
эшләде. Чараны уздыруда Казан һәм Татарстанның велосипедчылар берләшмәләре
вәкилләре катнашты.
Казан Мэры башкарылган зур оештыру эшләрен билгеләп узды.
“Бу иминлек мәсьәләләрен исәпкә алып оештырырга кирәк булган катлаулы чара”, -
диде ул.
Шәһәр башлыгы “Төнге велофестны” оештыруда катнашучыларга
рәхмәт сүзләрен белдерде. “Казанда атна саен шәһәр халкы һәм кунаклары өчен
кызыклы чаралар оештырыла. Әлеге чарлар ярдәмендә тормыш кызыграк, байрак,
яктырак була. Ел саен фестивальләрдә күп кеше катнаша. Безнең өчен Казанда
тормышның кайнап торуы мөһим. Алга таба да шәһәрдә кызыклы чаралар гөрләп торуы
өчен без кулдан килгәнне эшләячәкбез”, - диде Мэр.
Илсур Метшин шәһәрдә 10 ел элек бары тик ике генә зур чара
узуын искәртеп китте: Республика көне һәм Сабан туе. “Безне ул заман чараларны
арттыруга өндәделәр. Барысы да бер көндә генә эшләнми, шулай да без чараларның
саны һәм сыйфаты буенча алга атлап барабыз”, - дип сөйләде И.Метшин.