И.Метшин: “Физкультурачы көненең төп бүләге – кубоклар түгел, ә халык сәламәтлеге”
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Физкультурачы көне – ул
мөһим чара, биредә халык пассив тамашачы түгел, ә актив катнашучы, дип
билгеләде бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе барышында.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе С.Вострикова хәбәр
иткәнчә, Казанда Физкультурачы көне 12-нче августта “Казан” гаилә үзәге
янындагы территориядә уздырылачак. “Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен спортив
чаралар һәм мастер-класслар оештырылачак”, - диде комитет рәисе. Мәйданчыклар
10.00 сәгатьтән эшли башлаячак.
“Әлеге бәйрәм бездә гадәткә керде. Казанлылырның өчтән бере
даими рәвештә авктив спорт белән шөгыльләнә”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы
Физкультурачы көнен тиешле дәрәҗәдә уздыру зарурлыгын билгеләп узды һәм район
администрация башлыкларына әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга йөкләде. “Төп
бүләк биредә грамота һәм кубоклар түгел, ә халык сәламәтлеге, спорт рухы һәм
сәламәт яшәү рәвеше”, - диде Казан Мэры.