(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август, Алсу Сафина). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин Гаврилов урамында урнашкан футбол кырын төзү барышын тикшерде.
Футбол кырыннан тыш, өч йөгерү юлы һәм кече формалары булган объект “Савиново”
балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбенең төп мәйданчыгы булачак. Биредә,
шулай ук, якын-тирә мәктәпләрдә укучылар һәм микрорайон халкы физкультура һәм
спорт белән шөгыльләнә алачак. Яңа объектка “Күн туп” (“Кожаный мяч”) атамасын
бирүне, элеккеге
балалар һәм яшүсмерләр футбол турниры аналогиясе белән, Казан Мэры тәкъдим
итте.
Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова Илсур
Метшинга футбол кырын төзү “2016-2020 елларда Россия Федерациясендә физик
тәрбия һәм спортны үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында
башкарылуы турында сөйләде. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан башкарыла. Кыр зурлыгы – 94х63 м.,
каплам мәйданы – 5922 кв.
м. Кыр тирәсендә 400 метрлы өч йөгерү юлы булачак.
Хәзерге вакытта
объектта кызу эшләр бара – комлы нигез әзерләнгән, дренаж торбалары һәм
улаклары куелган, геотекстиль җәелә. Әлеге катлам өстенә вак таш җәеләчәк. Алдагы катлам – махсус дренаж материал, аның ярдәмендә су дренаж улак һәм
торбаларга агачак.
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат
Сәмигуллин әйтүенчә, шул ук технологияләр белән “Рубинның” тренировкалар кыры
һәм Иннополисның шәһәр стадионы төзекләндереләчәк. М.Сәмигуллин әлеге технология
белән эшләгәндә, кырның нигезе яхшы тигезләнгән булырга тиешлеген ассызыклады. “Шуңа күрә, алып барылган төп эшләр моңа юнәлдерелгән. Бу – төп
авырлык, хәзер бу эшләр ахырына якынлаша”, - дип хәбәр итте ул.
Капиталь төзелеш
һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе яңгырдан соң һәм яз көннәрендә, кирәк
булган очракта, стадионнан су махсус савытларга җыелачагына игътибар итте. Казан
Мэры әлеге суны киләчәктә футбол кырына тоташкан мәктәп территориясендәге
үсемлекләргә сибәргә тәкъдим итте.
Алдан объектта
барлык эшләрне август ахырына тәмамларга планлаштырылган иде, ләкин күздә тотылмаган
сәбәпләр аркасында сроклар күчерелде. М.Сәмигуллин, ясалма чирәм белән
тәэмин итүгә торглар оештырылуын әйтте. Ләкин торгларда җиңгән тәэмин итүче түбән
сыйфатлы каплам китергән. Шуның нәтиҗәсендә, килешү өзеләчәк һәм яңадан торглар
оештырылачак. “Бу - форс-мажор, без закон нигезендә эшләргә тиеш. Түбән сортлы
әйберләргә ризалашырга ярамый”, - дип өстәде Казан Мэры.
Светлана Вострикова футбол кыры киртәләп алыначак, дип билгеләп
үтте. Ул керү урыннарының кайда урнашуын
схемада күрсәтте. Футбол кыры белән элеккеге тир бинасы арасында юл калачак, бу
юлдан кешеләр үтеп йөри
алачак. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев әлеге юл ишегаллары һәм кварталлар арасындагы юлларны капиталь төзекләндерү программасы буенча тәртипкә
китереләчәк, дип ассызыклады.
Тирның элеккеге
бинасына килгәндә, хәзер ул тиешенчә файдаланылмый. Мэрга бина эчке яктан күрсәтелде
һәм аны “Савиново” балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбенең административ
бинасы буларак файдаланырга тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, әлегә “Савиновоның”
үз административ бинасы юк - аларга “Триумф” спорт комплексында берничә бүлмә
бүлеп бирелде. “Савиново” балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе директоры Алексей
Шуваров бинада футболчылар өчен 4 киенү бүлмәсе, 2 киенү бүлмәсе – кызлар һәм
егетләр өчен – җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләргә, табиб бүлмәсе, судьялар
бүлмәсе һәм администрация сыяр иде, дип сөйләде. Тимур Алибаев үз
чиратында икенче этаж төзү мөмкинчелеген ассызыклады. Казан Мэры Илсур Метшин Капиталь
төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллинга бинаны
реконструкцияләү буенча проект әзерләргә йөкләде.
Билгеләп үтик, “Савиново”
балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе 2000 елда ачылган. Хәзерге
вакытта футбол мәктәбендә 345 укучы, 15 тренер бар. Әлеге мәктәп укучылары
Казан шәһәре, Татарстан Республикасы беренчелекләрендә, Россиянең балалар һәм яшүсмерләр арасында үткән
Спартакиадасында, Россиянең “Идел буе” зонасының беренчелегендә егетләр
арасында барлык яшь төркемнәрендә чыгыш ясыйлар һәм призлы урыннар алалар.
А.Шуваров хәбәр иткәнчә, сентябрь аенда кызлар өчен ике
команда ачарга планлаштырыла. И.Метшин сүзе буенча, футбол кырын кулланылышка
кертү балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбенең укучылар санын арттырырга
мөмкинлек бирәчәк.
Казан Мэры яңа спорт объектының эшләү рәвеше турында
кызыксынды. Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова объект
шәһәрлеләр өчен иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә ачык була торган график төзелүе
турында сөйләде.
“Барысына да – якында урнашкан 113 һәм 146 номерлы мәктәпләр
һәм 13-нче номерлы гимназия җитәкчелегенә, балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт
мәктәбе директорына, район башлыгына килешергә кирәк. Билгеле, балалар һәм яшүмерләр
өчен спорт мәктәбендә 400 бала шөгыльләнгәндә расписание тыгыз булачак. Ләкин
иртәнге 8.00 сәгатькә кадәр – яшәү урыны буенча иртәнге зарядка, кичке 8.00
сәгатьтән соң, ял көннәрендә биредә шәһәрлеләр шөгыльләнә ала. Балаларның үз
расписаниесе һәм халыкның да биредә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуы
мөһим”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы күршедә урнашкан “Алтын алка” боз сараеның
популяр булуына игътибар итте. Биредә хоккей, фигуралы шуу буенча тренировкалар
уза. “2013 елда без җыелыштык, сез мәктәпләр төзелгән, ә спорт инфраструктурасының
булмавы турында хәбәр иттегез”, - дип искәртте И.Метшин очрашуга килгән Казан
яшьләр торак комплексы оештыру комитеты рәисе, Савиново территориаль иҗтимагый
үзидарә комитеты рәисе Илдус Сәлаховка. – Мин ул вакытта тырышырбыз, кулдан
килгәнне эшләрбез дидем. Күз курка, куллар эшли – спорт сарае тора, тиздән
халык футбол стадионын да күрәчәк, - диде ул. Моның өчен Мэр Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Очрашу азагында Казан Мэры футбол кырын “Күн туп” дип атарга
тәкъдим итте. “Алтын алка” һәм “Күн туп” – совет заманының бөек турнирларын мәңгеләштерик.
Абый белән апа кебек булачак”, - дип тәкъдим итте шәһәр башлыгы.