(Казан шәһәре KZN.RU,
13-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын 13-нче августта бөтен ил
буйлап бәйрәм ителә торган Төзүчеләр көне белән котлады.
“Хөрмәтле
казанлылар!
Төзелеш тармагы
хезмәткәрләрен чын күңлемнән һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Төзүче һөнәре –
гасырлар дәвамында кешеләрнең абруй һәм хөрмәтен казанган иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Төзелеш тармагы
хезмәткәрләренең эше – һәр шәһәрнең чәчәк ату нигезе, чөнки сезнең көч белән
уңайлы һәм төзекләндерелгән тормыш өчен шартлар булдырыла.
Бүгенге көндә
Казаның төзелеш комплексы үз эшләре өчен янып торган эшчән һәм квалификацияле
белгечләрне берләштерә. Сезнең көчегез белән республикабыз башкаласында уңайлы
инфраструктуралы яңа микрорайоннар үсеп чыга, балалар бакчалары, мәктәпләр,
хастаханәләр, спорт клублары һәм башка мөһим социаль объектлар ачыла, алардан
башка заманча шәһәр тормышын күзаллап булмаган юллар һәм күперләр төзелә, горурланырлык
матур архитектуралы биналар булдырыла. Ел саен Казан уңайлана һәм күркәмләнә
бара, моның өчен без, беренче чиратта, сезнең нәтиҗәле хезмәтегезгә рәхмәтле
булыга тиешбез.
Бүгенге бәйрәм
көнендә сезгә нык сәламәтлек, куелган планнарны тормышка ашыруда һәм барлык
башлангычларда уңышлар, Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, шатлык һәм имнлек телим!”,
- диелгән котлау текстында.