(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Зилә Гайфи). Казанда
икенче һәм өченче бала булган гаиләләр саны арта бара. Агымдагы елның беренче
алты ае нәтиҗәләре буенча яңа туган балаларның 45% гаиләнең бернче баласы, 55%
икенче баласы. Гомумән Казанда балалар туу саны теркәлгән үлемнәр саныннан 1,5
тапкыр күбрәк. 2017 елның беренче ярты елы буенча демографик нәтиҗәләр
турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэрына Гражданнар хәле актларын
теркәү идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина сөйләде.
“Казанда гаиләдә икенче, өченче, дүртенче бала саны
күрсәткече стабиль. 2007 елда беренче балалар саны барлык яңа туган балалар
саныннан 67% тәшкил иткән иде. Гаиләдәге өченче балалар саны соңгы 10 ел
дәвамында биш проценттан 9,9 процентка кадәр артты”, - диде Римма Миңнуллина.
Барлыгы агымдагы елның беренче алты ае дәвамында Казанда
10527 бала туу теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында
башка миллионлык-шәһәрләр арасында (Уфа, Самара, Түбән Новгород, Пермь) Казан
беренче урында тора.
Никахлашкан парлар статистикасы буенча да уңай динамика
күзәтелә. “Беренче ярты ел дәвамында Гражданнар хәле актларын теркәү
бүлекләрендә 4161 пар никахларын рәсмиләштергән. Әлеге күрсәткеч былтыргы белән
чагыштыршанда 1,2% арткан. Гомумән соңгы 15 ел дәвамында рәмиләштерелгән парлар
саны 2 тапкыр арткан. 2287 пар аерылышкан. Аерылышуларның күпчелеге гадәттәгечә
яшь гаиләләргә туры килә”, - диде Римма Миңнуллина.
Билгеләп үтәргә кирәк, Гражданнар хәле актларын теркәү
идарәсе “Гаиләне саклап калыйк” дип аталаган медиатив проектлар уздыра. Шушы
проект ярдәмендә Казанда 78 пар татулашты, 60 пар аерылышу өчен бирелгән
гаризаларын кире алды.
Римма Миңнуллина сүзе буенча, Казан гаиләләре гаилә
байлыкларын пропагандалау буенча чараларда актив катнаша. Шул рәвешле гаилә
юбилейлары әйбәт бер традициягә әйләнеп бара. Ел башыннан 25 елдан 70 елга
кадәр бергә яшәгән 400 пар аерым хөрмәт билгесенә лаек булды. Шулай ук, ай саен
озак еллар бергә яшәгән парларны чакырып яшь гражданнарга паспорт тапшыру
тантаналары уза. Системалы рәвештә яңа өйләнешүчеләр өчен һәм гаилә тәҗрибәләре
булган парлар өчен дә әңгәмәләр һәм тренинглар уза. “Бәхетле гаилә мәктәбе” (“Школа
счастливой семьи”), “Озын гомерле гаилә азбукасы” (“Азбука семейного долголетия”)
проектлары, “Гаилә эшләре” (“Дела семейные”) радиопрограммасы эшләп килә.
Римма Миңнуллина Татарстан Президенты һәм аның хатыны
исеменнән республиканың һәм шәһәрнең үсешенә зур өлеш керткән иң әйбәт гаилә
парлары кичәсенә әзерлек баруын билгеләде. Шулай ук, ел азагында Россия Гражданнар
хәле актларын теркәү органнарының 100 еллыгын бәйрәм итү планлаштырыла.
“Туу күрсәткечләренең кимүе фаразланган иде. 90 еллар
демографик хәленең нәтиҗәләрен без бераз итрәрәк көткән идек, ләкин әлеге
күрсәткечләргә карамстан, яңа туучылар саны гомумән алганда 2013 ел белән
чагыштырганда югары. Түбән Новгород, Уфа, Самара, Пермь кебек күршеләр белән
чагыштыранда бездә әлеге күрсәткечләр зуррак. Әлеге саннар кешеләрнең үзләрен
ничек итеп хис итүләрен күрсәтә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
тарафыннан оештырылган барлык федераль программалар һәм республика
проектларының эшләве мөһим. Халык киләчәккә ошана, шунлыктан икенче, өченче
бала алып кайта торган гаиләләр саны да арта. Аерылышулар саны кимүе куандыра.
2009 елдан уңай динамика сакланып кала, бу зур казаныш”, - диде Мэр.