(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Зилә Гайфи). Казанның 28
һәм 29 июльдә Лядов бакчасында узган “Парижга тәрәзә” фестивален 10 меңгә якын
кеше күрергә килгән. Моның турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма
комитетның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова
хәбәр итте.
“Парижга тәрәзә” мода, дизайн һәм урам перформансы фестивале
быел “Мәдәни Sdvig” (“Культурный Sdvig”) урам перформансы фестиваленең дәвамы
булып торды. “Парижга тәрәзә” паблик-арт форматындагы проект, ул мода,
фотография, архитектура кебек сәнгать төрләренең симбиозы”, - диде Дарья
Санникова.
Фестивальдә тамашачыларга “Сдвиг” камера театры башкарылуында
“Бөек юл” (“Великий путь”) перформансы, “Katya Borisova” мода йортыннан
коллекцияләр күргәзмәсе, “Ba Cissoko” джаз төркеме көнцерты тәкъдим ителде. Ике
көн дәвамында мимнар, клоуннар һәм “тере сыннар” кунакларның кәефләрен күтәрде.
Фестивальгә Лядов бакчасы янында урнашкан Боратынский исемендәге музей, Ленин
музее һәм Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесе дә кушылды. Д.Санникова сүзе
буенча, фестивальгә эшмәкәрлек вәкилләре дә ярдәм күрсәтте.
Фестивальнең төп темасы итеп танылган совет һәм Россия
фотографы Александар Родченконың иҗади мирасы сайланды, ә 7 метрлык Эйфель
манарасы фестивальнең төп символы булып торды.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, урам фестивальләре
форматы Казан өчен чагыштырмачы яңа. “Җәйге туристик программаны
фестивальләрсез күзгә китереп булмый. Әлеге чара күңел ачу чарасы гына түгел, ә
шулай ук белем бирү форматы. “Парижга тәрәзә” фестивале шәһәр халкын А.Родченко
кебек шәхеснең эшләре белән таныштырды”, - диде ТР башкаласы җитәкчесе.