(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Зиля Гайфи). Август аеның
беренче ял көннәрендә Татарстан башкаласында “Тәмле Казан” фестивале ачылачак. Ашамлыклар
мәдәниятен үстерүгә багышланган шәһәрнең иң зур җәйге пикнигы “Казан” гаилә
үзәге каршында шәһәрнең һәм Россия шәһәрләренең алдынгы 50 оешмасын туплаячак. Фестивальнең
программасы турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Туризм үсешенә булышлык
күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.
Быел “Тәмле Казан” фестивале Иске Татар бистәсеннән “Казан”
гаилә үзәге мәйданчыгына күченә. Фестиваль масштабы шактый арткан. “Фестиваль
берничә тематик зонага бүленәчәк: татар милли ашларының күп төрлелеге “Тәмле
Татарстан” үзәк секциясе территориясендә чагылдырылачак. Башка зоналарда
кунаклар грузин, грек, мексика илләре ашлары һәм автор ашлары белән таныша алачак.
Фестивальдә 50дән артык алдынгы оешмалар катнашыр дип планлаштырыла. Казаннан
кала биредә Вологда, Чиләбе, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар булачак”,
- диде Дарья Санникова.
Шулай ук, ферма продуктлары, сәламәт туклану һәм
экопродукция фуд-траклары, шәһәрнең кечкенә кулинария кибетләреннән автор
концепцияләре фестивальнең яңалыгы булып торачак.
Фестивальнең гастрономия программасында гадәттәгечә кулинар
мастер-класслар һәм белем бирү проектлары, балалар өчен күңел ачу мәйданы һәм
музыкаль төркемнәрнең концерты белән интерактив зона каралган. Юныс Әхмәтҗанов
юбилее уңаеннан Татар кулинариясе йорты күренекле кулинар иҗатына багышланган
музей тәкъдим итәчәк һәм фестивальнең беренче көнендә чәк-чәк әзерләү буенча
мастер-класс уздырачак.
“Юныс Әхмәтҗанов – безнең горурлыгыбыз. Татар милли ашларның
күбесе аның кул астыннан чыккан. Аның рецептлары барлык Россия буенча
таралаган. Әлеге чараларны мәгърифәтчелек призмасы аша уздыруыбыз мөһим. Шундый
чаралар күбрәк булган саен безнең җәйге фестивальләр палитрасы да чуаррак була.
Әлеге юнәлештә эшебезне дәвам итәчәкбез”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.