(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Антон Ноздрин). Казанда
2023 елга кадәр шәһәрнең пассажирлар транспорты челтәренең яңа маршрутын
әзерләү эше башланды. Шундый масштабтагы эшләрне шәһәр халкы теләкләре һәм
фикерләренә нигезләнеп эшләргә кирәк. Әлеге фикерне бүген эшлекле дүшәмбе
барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габелхаков хәбәр иткәнчә, яңа
схеманы эшләү зарурлыгының берничә сәбәбе бар. Беренче сәбәп шәһәрнең үсеше, ә
аерым алганда яңа торак-комплекслар барлыкка килде, шәһәр районнарында УКе саны
артты. Шулай ук, тармак норматив документарга нигезләнеп биш елга бер тапкыр
пассажирлар агымнарын тикшерү эшен уздырырга кирәк. Профиль комитет рәисе сүзе
буенча, соңгы тикшерү эшләре 2009 елда - 8 ел элек уздырылган. Моннан кала,
2018 елның язында муниципаль маршрут челтәренә хезмәт күрсәтә торган оешмалар
белән контракт вакыты чыга.
Айдар Габелхаков яңа схеманы эшләүгә конкурс 31-нче майда игълан
ителүен хәбәр итте. Конкурс комиссиясенең эшендә актив рәвештә РФ транспорт
министрының урынбасары Николай Асаул, РФ транспорт министрлыгының вәкилләре һәм
проект менеджерлары катнашты.
Барлыгы конкурска 7 гариза тапшырылды. Нәтиҗәдә иң югары
баллар “Автомобиль транспортының фәнни-тикшеренү институты” Мәскәү оешмасына
бирелде.
А.Габделхаков хәбәр иткәнчә, техник бирем буенча эш берничә
этапка бүленеп биш ай дәвамында башкарылачак. Проектны тәмамлау агымдагы елның
декабренә планлаштырыла. Шуннан соң эш экспертизага тапшырылачак.
“Маршрут челтәрләрен әзерләгәндә пассажирлар өчен теләсә
нинди юнәлештә бер барып кайтуда минималь күчеп утырулар, минималь вакыт һәм
минималь акча түләү кебек факторлар исәпләнә”, - диде комитет рәисе.
“Хәзерге вакытта Мәскәүнең “Автомобиль транспортының
фәнни-тикшеренү институты” оешмасы белән маршрут челтәрен булдыру турында
килешү төзелде. Ул Бердәм мәгълүмати системаның сатып алулар өлкәсендә урнаштырылган”,
- дип хәбәр итте А.Габделхаков.
Билгеләп үтәргә кирәк, маршрут челтәренең яңа схемасы шәһәр
халкы белән дә килешенеп ясалачак. Сөйләүче сүзе буенча, тәкъдимнәр шәһәрнең
транспорт сайты, Казан Мэриясенең рәсми порталы һәм (843) 275-30-50 телефоны
аша кабул ителә. Шәһәр халкының барлык тәкъдимнәре дә “Автомобиль транспортының
фәнни-тикшеренү институты” Мәскәү оешмасына тапшырылачак.
Казан Мэры Илсур Метшин халык белән эш итүнең мөһимлеген
ассызыклады. “Шәһәр халкы өчен эшләнелә торган проектта халыкның фикерен
максималь рәвештә исәпкә алырга зарури”, - диде Мэр. Шулай ук шәһәр башлыгы
район администрация башлыкларына әлеге темага багышланган түгәрәк өстәлләр
уздырырга тәкъдим итте.
Казан Мэры мәсьәләнең актуальлеген билгеләп узды: “Җәмәгать
транспорты мөһим функция башкара һәм шәһәр белән бергә үсеп бара. Әйбәт проект
ясарга кирәк. Яңа транспорт челтәре барлык таләпләргә дә туры килергә тиеш”, -
диде И.Метшин.