(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Алсу Сафина). “Әкият”
курчак театры каршындагы “Чәчәк фестивале” мәйданчыгын Казан Мэры Илсур
Метшин карап кайтты. Биредә Мэр тәкъдим ителгән чәчәк композицияләрен карады
һәм аларның авторлары белән сөйләште.
Искәртеп китик, “Чәчәк фестивале” конкурсы “Чәчәк ата
торган Казан” проекты кысасында уздырыла. Барлыгы быел мәйданчыкта ландшафт
фирмалар, үсемлек питомниклары, торак-коммуналь өлкә предприятиеләре белгечләре
тарафыннан ясалган 11 чәчәк композициясе тәкъдим ителгән. Һәрбер композиция
уникаль, сюжетны булдыру өчен төрле элементлар кулланылган: чәчкләр,
арт-объектлар, корылмалар, декор элементлары. Фестиваль мәйданчыгы җәяүлеләр
өчен юллар белән җиһазландырылган, биредә эскәмияләр, гамаклар, яна торган
күбәләкләр, көзге лабиринты, ял урыннары урнаштырылган. Шулай ук, быел мәйданда
селфи өчен кичке утлар белән ясалган декоратив дивар куелды.
Чәчәк композициялеренең берсе булып “Кедр” сәүдә йорты
(“Император питомнигы”) тарафыннан тәкъдим ителгән “Le Figaro” дип аталган зур чәчәк
бәйләме тора. Дизайнер Екатерина Шәмсетдинова композициянең идеясе фестиваль
концепциясеннән барлыкка килүен хәбәр итте. Гадәти чәчәкләр бәйләме масштабы
берничә тапкыр зурайтылган.
Казан Мэрына әлеге идея ошады. Илсур Метшин фикеренчә, әлеге
композицияләр киләсе елда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Татарстан
башкаласын бизи ала. Шәһәр башлыгы сүзе буенча, чәчәк бәйләмнәренең төргәкләрен
мундиальдә катнаша торган илләр флаглары төсләренә буяп була. Казан Мэры башка
композицияләрне дә карап чыкты һәм “Чәчәкле фестиваль”нең яшь кунаклары белән
сөйләште.
Фестивальдә казанлылар өчен концерт программасыннан кала төрле
мастер-класслар (шул исәптән “Жизнелюб” проекты катнашучыларыннан) оештырылды.
Фестиваль мәйданына керү урынында тавыш оркестры урнашты. Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов сүзе буенча, төрле музикаль инструментлар ярдәмендә
балалар шәһәргә кояшлы һава торышы чакырды.
Искәртеп китик, узган атнадан алып “Әкият” курчак театры
скверында “Мәдәни мохит” проекты кысасында чаралар уза. 26-нчы июльдә кич белән
мәйданчыкка меңгә якын кеше килде.
Бу атнада 2-нче август көнне “Мәдәни мохит” шәһәр проекты
кысасында “Әкият” курчак театры каршындагы скверда “Әни булам” авырлы хатыннар
һәм яшь әниләр фестивале икенче мәртәбә уздырылачак. Фестиваль катнашучылары
өчен күңел ачу программасы, мастер-класслар, хәйрия ярминкәсе һәм белгечләр
белән консультация әзерләнә.
“Чәчәк фестивале” мәйданчыгы шәһәрлеләр һәм шәһәр
кунаклары өчен ачык. Конкурс кысасында иң әйбәт эшләр сентябрь аенда
сайланачак. Ошаган композиция өчен flowers.kzn.ru сайтында тавыш биреп була.
Фестиваль мәйданчыгын Мэр белән бергә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм
шәһәрнең район администрациясе башлыклары карап кайтты.