(Казан шәһәр KZN.RU, 2-нче август, Антон Ноздрин). Казан
Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районындагы Адоратский урамы 6-нчы номерлы йорт
адресы буенча урнашкан 9-нчы номерлы балалар сырхауханәсендә капиталь
төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде. 18 мең кешегә хезмәт күрсәтә торган медицина
учреждениесендә кабинетлар яңартылачак һәм аңа тоташа торган территория
төзекләндереләчәк. “Дуслыклы сырхауханә” һәм башка программаларда катнашу
ярдәмендә бина мөмкинлекләре чикләнгән пациентлар өчен җайлаштырылачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының
Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев хәбәр иткәнчә, сырхауханә
ике бинада урнашкан. Гаврилов урамы 42-нче номерлы йорт адресында урнашкан
филиал төзекләндерү эшләрен башкару өчен ябылган. Шулай ук, төп бинаның өчтән
бер өлешендә төзекләндерү эшләре бара. Билгеләп үтик, Адоратский урамында
урнашкан 1984 елда төзелгән бинада төзекләндерү эшләре бер тапкыр да
уздырылмаган.
Сырхауханәнең баш табибы Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, төзекләндерү
эшләренең барысы да учреждениенең җитәкчелеге белән килешенеп башкарыла. Ул
шәһәр башлыгына бина янындагы парковка урыннарын арттыру үтенече белән
мөрәҗәгать итте. И.Метшин әлеге мәсьәләне чишәргә Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин
районнары башлыгы Тимур Алибаевка йөкләде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзе буенча, төзекләндерү эшләре
кысасында биредә вентиляция системасын һәм түбәне алмаштыру эшләре каралаган.
И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, төзекләндерүдән соң
кондиционерлар табиблар бүлмәләрендә дә эшләячәк. Казан Мэры кертелгән
яңалыкларны хуплап чыкты. Аның сүзе буенча, бу пациентларны кабул итү шартларына
уңай тәэсир итәчәк.
И.Метшин шулай ук яшь пациентлар һәм аларның әниләре белән
дә сөйләште. Алар үз чиратында шәһәр башлыгына капиталь төзекләндерү эшләрен
уздыру өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Подрядчы (“Рамстрой” ҖЧҖ) вәкилләре сүзе буенча, эшләр
агымдагы елның сентябренә кадәр төгәлләнәчәк. И.Метшин төзүчеләргә сырхауханә
җитәкчелеге белән элемтәдә тору һәм аларның теләкләрен истә тоту зарурлыгын
ассызыклады. “Сырхауханәдә төзекләндерү эшләре уздырганда ата-аналарның
фикерләрен дә исәптә тотарга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Медицина өлкәсендә баш табиб урынбасары Дарья Миролюбова
хәбәр иткәнчә сырхауханә “Дуслыклы сырхауханә - Татарстан стандарты” республика
проектында катнаша. “Төзекләндерү эшләре аркасында без тыгыз шартларда эшлибез,
ләкин пациентлар моны аңлый”, - диде Д.Миролюбова.
Билгеләп үтик, Казанда бер ел дәвамында барлык балалар
сырхауханәлре (10 учреждение) һәм 17 олылар учреждениесе төзекләдереләчәк. Әлеге
программага Казанның 50 сырхауханә биналары кертелгән. Программа ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.