(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Алсу
Сафина). Казанда “МЧС” торак комплексында 75 фатирның өч подъезды
кулланылышка бирелде. Иртәгә “Фон” төркем компаниясенең алданган өлешчеләре
фатир ачкычларын ала. “Беренче йортның өч подъезды кулланылышка бирелгән, димәк
18 подъездның 9-ы тәмамланды”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Искәртеп китик, 78 фатирлык беренче өч подъезд Яңа ел
алдыннан кулланылышка тапшырылды, май аенда “А” блогында 87 фатиры төгәлләнде.
Шул рәвешле, бүгенге көндә әлеге йортта кулланылышка 527 фатирның 240 фатиры
бирелгән. “Б” блогында подрядчы итеп “Татглавинвест” сайланды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов сүзе буенча, бүген йорт салучылар гамәлгә кертелү турында актны
алды. И.Метшин “Б” блогында бер фатирны карап чыкты. “Фатирлар әзер диярлек.
Хуҗалар бер айдан фатирга тулысынча күченә ала”, - диде И.Метшин.
Өлешчеләр белән әңгәмә барышында Мэр август-сентябрь
айларында йортларның калган блоклары буенча документларның ТР Дәүләт төзелешен
күзәтү инспекциясенә тапшырылуын хәбәр итте. “Г” блогы турында карар 10 көн
дәвамында әзер булачак.
Калган йортларга килгәндә И.Метшин сүзе буенча, бишенче йорт
турында карар кабул ителде. ТР Президенты әмере нигезендә өлешләп төзү
мәсьәләсен чишүдә катнашучы инвесторларга җир торгларыда катнашмыйча бирелә.
Шул рәвешле, “Ак Таш” компаниясенә 0,9 га мәйданлы җир биләмәсе бирелде. Тиздән
Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән
арендалау турында килешү төзеләчәк. Компания үз чиратында “МЧС” торак
комплесындагы бишенче йортны төзиячәк.
“Сезнең белән килешенеп икенче йортны төзеп бетерәчәкбез.
Өченче һәм дүртенче йортлар буенча без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы
хезмәттәшләребездән квотаны киметү турында карар көтәбез ”, - диде И.Метшин.
Торак комплексның өченче йорт өлешчесе Ирина Князева Казан
Мэры Илсур Метшинга һәм Азат Нигъмәтҗановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Без һәрвакыт ситуация
турында хәбәрдар. Аллага шөкер, Татарстан Президенты ярдәме һәм республикабыз хакимиятендәге
хезмәттәшләребез белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без өлешчеләрнең мәсьәләләрен
хәл итү юлы белән барабыз”, - дип нәтиҗә чыгарды Мэр.
Очрашуда шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм
Гафаров, торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков, капиталь төзелеш һәм
реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, “Фон-Ривьра” ҖЧҖ башлыгы Диана
Әхмәтҗанова катнашты.