(Казан шәһәре, KZN.RU, 3-нче август). Казанда Бөтендөнья
татар конгрессының VI съезды уза. Съезд кысаларында бүген башкалабызда
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашы белән пленар утырыш уздырылды.Утырышта
шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья
татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән
мөрәҗәгать итте. Конгрессның һәр съезды – көтеп алынган тарихи вакыйга, дип
билгеләп үтте Р.Миңнеханов. “Әлеге съезд Бөтендөнья татар конгрессының 25
еллыгында үтү символик мәгънәгә ия. Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын
исбатлады, үзен телне, мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы
институт итеп күрсәтте, халкыбызны берләштерүче мөһим факторга әйләнде. Конгресс
милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Үткән
чирек гасыр эчендә ул күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты”, - дип чыгыш ясады Р.Миңнеханов татар телендә.
Р.Миңнеханов ел саен республика ярдәме белән төрле зур
чаралар узуын да ассызыклады. Шулар арасында Бөтенроссия татар авыллары
эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, “Татарстанның эшлекле
партнерлары” форумы, Бөтенроссия туган якны өйрәнүче татарлар съезды. Шулай ук,
Татарстан Президенты чит илләрдәге оешмаларның да эшчәнлеген билгеләп үтте:
Казахстан татарлары Конгрессы, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту
үзәге, Кыргызстан халыклары ассамблеясының “Туган тел” берләшмәсе.
Үзенең чыгышында Р.Миңнеханов яшьләр белән эшләүгә аеруча
басым ясалуын искәртте. Аның сүзләре буенча, Бөтендөнья татар яшьләре форумы
популярлашып килә. Республика Президенты фикеренчә, әлеге юнәлешне киләчәктә дә
үстерергә кирәк.
Милли бәйрәмебез Сабантуйны популярлаштыру өчен зур көч
куела, диде ТР Президенты. “Европа, Бөтенроссия авыл Сабантуйларын уздыру матур
гадәткә әйләнде. Күптән түгел бәйрәм Әстерханда һәм Пенза өлкәсендә үтте. Быел
Сабантуй Россиянең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә узды һәм ватандашларыбыз
тормышында күркәм вакыйгага әйләнде. Бу конгрессның зур эше, республика, Россия
төбәкләре һәм чит ил хакимиятләре булышлыгы, күпсанлы энтузиастлар хезмәте
нәтиҗәсе”, - диде Р.Миңнеханов. Республика җитәкчесе фикеренчә, Сабантуйны
ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен күтәрергә кирәк.
Үзенең чыгышында Р.Миңнеханов ватандашларыбыз белән багланышларны
ныгыту, татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү,
татарлар яшәгән чит илләр һәм Россия төбәкләре белән эшләү мәсьәләләрен дә
күтәрде. Президент конгресста катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Съезд делегатлары
каршында Минтимер Шәймиев тә чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте рәсми
порталы.
Исегезгә төшерик, алдан съезд делегатларын Россия Президенты
Владимир Путин сәламләде. Ул сәламләү телеграммасын ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, форум делегатлары һәм кунаклары исеменә юллады. Съезд 6-нчы
августка кадәр дәвам итәчәк.