Казан Башкарма комитетында традицион аппарат киңәшмәсе узды
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казанда шәһәр Башкарма
комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат
киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
уздырды.
Казанның 2017 елның беренче ярты елы буенча демографик
ситуация нәтиҗәләре, шәһәр пассажирлар транспортының яңа маршрут челтәрен
әзерләү, “Парижга тәрәзә” урам фестивален уздыру нәтиҗәләре, “Тәмле Казан” һәм “Төнге
велофест” фестивальләрен уздыру фикер алышу темалары булып тордылар.