(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Михаил Ченцов, Зилә
Гайфи). Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында Казанда ял зоналарын
төзекләндерү буенча эшләр башкарыла. Иң зур проектларының берсе булып Аккош
күлләре системаларын экореабилитацияләү проекты тора. “Россиядә моның кадәр
мәйданлы су өслегенең әлегә кадәр яңартылу очраклары булмаган. Безнең
күлләребез “тере” булырга тиеш”, - диде Илсур Метшин Казанның Башкарма
комитетының аппарат киңәшмәсендә.
“Бүгенге көндә күл территорияләрен чистарту эше тәмамланган.
Күлләрне 4 метрга тирәнәйтү эшләре алып барыла, моннан соң күлләр төбенә
гидроизоляцияли торган экран урнаштырылачак. Әлеге эшләрдән соң күлләргә су
үткәргечләр буенча Зөбәрҗәт күленнән су тутырылачак”, - диде Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев. Эшләрнең икенче этабында яр зоналары төзекләндереләчәк.
И.Метшин сүзе буенча, әлеге проект Татарстан Президенты һәм “ТАИФ”
компаниясе ярдәмендә республика һәм шәһәр бюджеты чараларына башкарыла. “Без
“тере” күлләрне яңартачакбыз”, диде И.Метшин.
Шулай ук яңартылу эшләре алып барылган объектларның берсе
булып Түбән Кабан күле тора. Ул “Turenscape” рус-кытай консорциумы проекты
буенча төзекләндерелә.
“Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең беренче этабы үз
эченә Г.Камал исемендәге театрдан алып “Планета Финтес” фитнес-клубы бинасына
кадәр булган участокны ала. Бүген Сәлимҗанов урамы ягыннан ярымутрау зонасында каскадлар
урнаштыру өчен әзерлек эшләре башкарыла”, - диде Игорь Куляжев.
“Кабан күлләре системасы – җиңел объект түгел, ләкин шуңа да
карамастан ул шәһәр өчен бик мөһим. Эш без теләгәнчә тиз бармый. Инженерлык
инфраструктурасы буенча хәл ителәсе мәсьәләләр күп, ләкин алар хәл ителәчәк дип
ышанабыз”, - диде Мэр.