(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь, Зилә Гайфи). Һава торышы
җылыну белән Казанда шәһәр паркларын һәм скверларын төзекләндерү эшләре
активлашты. Бу елда Горки-Әмәт урман паркында, “Крылья Советов”, “Черек күл”,
Урицкий һәм Җиңү паркларында эшләрне тәмамлау планлаштыра. Шулай ук Сыртланова
урамындагы Балалар паркын реконструкцияләү эше башланачак. Ял итү зоналарын
төзекләндерү барышы турында Мэриядәге аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бу елда иҗтимагый
киңлекләрне төзекләндерү программасын тормышка ашыру өчен Татарстан бюджетыннан
800 млн сумнан артык акча юллау көтелә. Әлеге акчалар Горки-Әмәт урман паркы, “Крылья
Советов”, “Черек күл”, Урицкий һәм Җиңү парклары кебек шәһәрлеләрнең ял итү
урыннарындагы эшләрне тәмамлауга тотылачак. Яңа объектлар арасында Сыртланова
урамындагы балалар паркы да бар.
Билгеләп үтәбез, парклардагы һәр объект шәһәрлеләрнең
фикерләрен исәпкә алып төзелә, казанлылар үз фикерләрен park.tatar
интернет-порталына юллый, шулай ук Горки-Әмәт урманындагы фикер-тәкъдимнәр
китабында (урман паркы территориясендәге чаңгы базасы бинасында) калдыра
алалар. “Паркларны төзекләндергән вакытта гамәлдәге ландшафтны һәм яшел
үсентеләрне, урман зонасындагы сукмакларның табигый капламнарын максималь рәвештә
сакларга тырышабыз. Функциональ объектлар агачлар булмаган зоналарда
урнаштырылачак, яңа сукмаклар тын җәяүлеләр һәм актив спорт маршрутларын бүләр
өчен кулланылачак. Һәр объектта агачлар һәм куаклар утырту, газоннар җәю көтелә”,
- дип өстәде Игорь Куляжев.
Илсур Метшин иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә
булышучы шәһәрлеләрнең һәм башкала предприятиеләренең ролен билгеләп үтте. “Саналып
үткән проектларда катнашучы төзекләндерү предприятиеләренә, битараф булмаган
казанлыларга рәхмәт. Эш күләме шактый күләмле. Әмма әле алда башкарасы эшләр
һәрвакыттагыча тагы да күбрәк. Шәһәрлеләрнең теләкләре ел саен арта бара, һәм
без аларны тормышка ашырырга тырышабыз. Беркем дә инде бары тик үзәк, спорт
объектлары яннары, кунаклар өчен генә төзекләндерелә дип әйтә алмый. Әлеге
проектлар безнең зур фронт булып барганыбызны күрсәтә”, - диде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, парк һәм скверларның булганнарын яңарту
һәм яңаларын булдыру буенча системалы эш ярдәмендә соңгы 4 елда Казанда 2 млрд.
сумнан артык суммага 49 объект булдырылган һәм яңартылган, парк зоналарының
гомуми мәйданы 84 гектарга кадәр арткан. 34 ял итү урыны яңартылган, 15 яңасы
барлыкка килгән. Казанда барлыгы гомуми мәйданнары 360 га булган 139 парк һәм
сквер барлыкка килгән.