(Казан шәһәре KZN.RU,
10-нчы июнь, Михаил Ченцов, Зилә Гайфи). Татарстан башкаласында “Чәчәк ата торган Казан” (“Цветущая Казань”) проекты башланып китте. Әлеге проект кысасында битараф
булмаган казанлылар шәһәрне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә үз өлешен кертә
ала. Әлеге проект турында аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләп узды.
Аның сүзе буенча, әлеге проект шәһәр халкына бик ошады. “Былтыр
проектта 3 меңгә якын кеше катнашкан. Шәһәр территориясендә төзекләндерелгән
чәчәк түтәлләренең мәйданы 49,0 мең кв.м тәшкил иткән”, - диде И.Куляжев.
Әлеге проектта канташу өчен гаризалар flowers.kzn.ru
сайтында кабул ителә. Интернет тавыш бирү нәтиҗәләре буенча проектта иң актив катнашучыларга
бүләкләр биреләчәк.
Шулай ук, җәй көне “Чәчәкле Казанда мәдәни мохитләр” (“Культурные
среды в цветочной Казани”) социаль проекты дәвам ителәчәк. Шәһәр халкы өчен
мастер-класслар, шигъри кичәләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар,
арт-объектлар ясау буенча тренинглар, “тере” музыкаль концертлар оештырылачак.
“Чәчәк ата торган Казан” проекты – әйбәт традиция. Июнь ае чәчәк
утырту өчен иң әйбәт вакыт. Әлеге проектта катнашкан барлык кешеләргә һәм
оешмаларга да бик зур рәхмәт”, - диде И.Метшин.
Шулай ук, Илсур
Метшин Казанның барлык эшмәкәрләрен дә проектта катнашырга чакырды.