И.Метшин: “Бергә балык ашы пешерүдән бергәләп балык тоту гына әйбәтрәк булырга мөмкин”
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU,
10-нчы июнь, Михаил Ченцов). Казанда Конфедерацияләр кубогын уздыру көннәрендә
гастрономияле балык атнасы узачак. 16-нчы июньнән 22-нче июньгә кадәр Казанның
50 рестораны кунакларга үзенең иң әйбәт ашларын тәкъдим итәчәк. Балык атнасын
16-нчы һәм 17-нче июнь көнне “Казан” гаилә үзәге янында “Фишка” фестивале ачып
җибәрәчәк. Бүген аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин проект идеясен бәяләде
һәм аны гамәлгә ашырырга кушты.
Туризмга булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова
сүзе буенча, фестивальдә тәкъдим ителәчәк балык безнең җирлектә үрчетелгән. “Бу
республиканың балык хуҗалыкларында үрчетелгән чөгә, карп һәм керкә балыклары”,
- диде Д.Санникова.
“Бергә балык ашы пешерүдән бергәләп балык тоту гына әйбәтрәк
булырга мөмкин”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы фикеренчә, Конфедерацияләр
кубогын уздыру вакытында Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә эш күп
булачак. Шуңа да карамастан, әлеге чара Казанның яңа “фишкасы”на әйләнергә
мөмкин. “Фестивальне тиешле дәрәҗәдә уздырыйк”, диде Казан Мэры.