(Казан
шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Зилә Гайфи). Казанның Башкарма комитеты
структурасына үзгәрешләр кертеледе: үз эченә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре
комитетын, Финанс идарәсен, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен һәм Тышкы
реклама идарәсен алган бердәм җитәкчелек астында финанс-милек блогы формалашты.
Блокның җитәкчесе итеп Радик Шәфигуллин билгеләнде. Моның турында бүген аппарат
киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Бердәм финанс-милек блогын булдыру карары халык һәм
эшмәкәрлек белән эш итүне камилләштерү максатыннан кабул ителде.
“Халык,физик һәм
юридик затлар белән эш алып баруда без шактый зур юл уздык. Электрон
документ әйләнеше кертелде, структур бүлекчәләрнең регламентлары имзаланды.
Кайбер очракларда кешеләргә яки эшмәкәрләргә ни өчен җир участогын рәсмиләштерелү
эше Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә башланып Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитетында тәмамлануы аңлашылмый. Халык өчен алар барсы да
муниципаль хакимият булып тора. Һәрбер бүлекчә дә билгеләнгән вакыт аралыгында
эш итәргә тырыша, ләкин кайбер вакытта кешеләргә кабинетлар буенча азапланып
йөрергә дә туры килә”, - диде И.Метшин.
Яңа финанс-милек блогында халык белән эш итү “бердәм тәрәзә”
принципы буенча корылачак.
Блок эшчәнлеген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
вазифасында Радик Шәфигуллин җитәкләячәк. “Радик Рәвил улы муниципалитетның
җитәкче вазифаларында 12 елдан артык эшли. Башта Башкарма комитет
структурасында, соңрак 5 елдан артык Киров һәм Мәскәү районнарының
администрация аппараты белән җитәкчелек итте, аннан соң 3 ел Финанс идарә башлыгы
булып эшләде. Яңа вазифада аңа уңышлар теләп калабыз”, - диде Мэр.