(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Алсу Сафина). Казанда
тәүлек әйләнәсендә Самосыр чүплеген рекультивацияләү эше бара. Әлеге эшнең
барышы белән бүген Казан журналистларын матбугат-туры барышында Казан Мэры
Илсур Метшин таныштырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре шулай ук “Көнчыгыш”
(“Восточный”) полигонын карап кайттылар, монда әлеге елның мартыннан алып Казан
шәһәреннән калдыклар китерелә.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Мэр Самосыр чүплеген
проблемалы мәсьәлә дип билгеләде. Чүп тавының озынлыгы 9 катлы йорттан артып
китә. Искәртеп китик, Казаннан 2,5
км ераклыкта урнашкан Самосыр чүплеген рекультивацияләү
эше былтыр башланып киткән.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге чүп 75 ел дәвамында
җыелган. “Шәһәр тирәсендә меңләгән тонна чүп җыела”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгының
сүзе буенча, әлеге мәсьәлә Казанга гына түгел, ә Россиянең башка субъектларына
да кагыла. “Бу һәрбер шәһәр хакимияте очраша торган мәсьәлә”, - диде
Мэр.
Казан Мэры чүплекне рекүльтивацияләүгә чаралар бүлеп
чыгарулары өчен федераль хакимияткә һәм Татарстан Республикасының Президенты
Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Әлеге максатларга 274 млн. сум акча
бүлеп бирелгән. Аукцион нәтиҗәләре буенча подрядчы итеп “Русремстрой” җаваплыгы
чикләнгән җәмгыять билгеләнде.
Башкарма комитетның җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин Самосыр чүплеген рекультивацияләү
эшенең этапларга бүленүе турында сөйләде. Көн саен монда 24 сәгать буена 20
берәмлек техника эшли.
Рекультивацияләүдән соң объект озынлыгы 30 м тәшкил итәчәк.
Чүпнең артып калганы махсус әзерләнгән туфрак белән аралаштырылып
салына. “Аралаштырып салу өчен туфракның бер өлеше шәһәрдә эшләнелгән
объектлардан алынды”, – диде И.Гыйниятуллин.
Хәзерге вакытта Казанның барлык каты көнкүреш калдыклары “Көнчыгыш”
полигонына китерелә. Монда чүпне утильләштерү буенча яңа заман технологияләре
кулланыла. “Хәзерге вакытта бу каты көнкүреш калдыкларын китерә торган бердәнбер
урын”, - диде И.Гыйниятуллин.
“Тупланган калдыклар калынлыгы 2,5 м га җиткәч, алар туфрак
белән аралаштырып тыгызланачак”, - диде Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты
рәисе. И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, полигон 15 елга исәпләнеп ясалган.
“Санитар зоналарны
исәпләгәндә Казанның чүп полигоннары 900 га алып тора - әлеге урыннарда парклар һәм
торак йортлар булырга мөмкин иде”,- диде И.Метшин.
Чүпләрне аерым
бүлеп җыю мәсьәләсенә килгәндә: бу тәрбия эше, дип уйлый И.Метшин. “Хәзер безгә
барыбызга да чүпне төрле савытларга җыярга өйрәнергә туры киләчәк”, – диде Мэр.