И.Метшин: “Кунакханәләр җитәкчеләре Конфедерацияләр кубогына
җитди итеп әзерләнгән”
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Антон Ноздрин). Казан Мэры
Илсур Метшин шәһәр кунакханәләренең 2017 елда футбол буенча Конфедерацияләр
кубогының клиент группаларын һәм катнашучыларын каршы алуга әзерлекләрен
тикшерде.
Шәһәр башлыгы “Ramada Kazan” кунакханәсен (Чернышевский ур.,
39) карап кайтты. Монда кунаклар 14 июнь көнне килергә тиеш. Кунакханә
директоры Хаҗиморат Газалиев һәм генераль менеджер Татьяна Ильченко Казан Мэрын
кунакханә белән таныштырды. Әлеге кунакханәдә 314 урынлы 157 бүлмә,
фитнес-үзәк, тренажер залы, конференцияләр залы бар.
Шәһәр башлыгы футбол уенчылары торачак бүлмәләрне карап
чыкты. И.Метшин тәрәзәдән күренә торган күренешкә игътибарын юнәлтте. Ул
кунакханәгә тоташа торган территориядә - түбәләрне, коймаларны буяу, күрше
биналарның фасадларын төзекләндерү буенча эшләр уздыру кирәклеген хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәләнең хәл ителешен Вахитов һәм Идел буе
районнарының администрация башлыгына йөкләде.
Директор вазифаларын башкаручы Әлфия Миңнеҗанова сүзе
буенча, “DoubleTree by Hilton” кунакханәсенең (Чернышевский ур.,21) бүлмә фонды
150 урынлык 93 бүлмә тәшкил итә. Монда кунаклар 22 июнь көнне килергә тиеш.
Шәһәр башлыгы әлеге кунакханәгә дә күршедә урнашкан биналарның фасадларын
төзекләндерү һәм төзелештән калган чүпләрне юк итү кирәклеге турында әйтте.
И.Метшин шулай ук “Park Inn by Radisson” кунакханәсенең (Лесгафт
ур.,7) бүлмәләрен карап кайтты. Генераль менеджер Владимир Орлов хәбәр иткәнчә,
кунакханәдә 274 кеше урнашырга мөмкин.
“Кунакханәләр җитәкчеләре Конфедерацияләр кубогына җитди
итеп әзерләнгән. Шулай да кунакханәләрнең өске катларыннан кайбер
җитешсезлекләр күренә. Калган көннәрдә аларны хәл итәргә туры киләчәк. Бурычлар
куелган, без аларны башкарачакбыз”, - диде Мэр.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук, икътисади үсеш мәсьәләре өчен
җавап бирә торган Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, Туризмга
булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова катнашты.