(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген шәһәр Ратушасында Гедиауэй исемле Сенегал шәһәренең мэры
Алиул Салл белән күреште. Очрашу барышында шәһәрләр башлыклары Шәһәрләр һәм җирле
хакимият оешмалары кысасында һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре
турында сөйләштеләр.
Очрашуда “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль
директоры Сергей Когогин, “Warig” компаниясе президенты Абдулай Соу, “Swiss
investment” компаниясе президенты Рафаэль Гималов, Казан муниципаль берәмлеге
башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.
Илсур Метшин сүзе буенча, шәһәрләр арасында хезмәттәшлек
берничә юнәлеш буенча һәм беренче чиратта Шәһәрләр һәм җирле хакимият оешмалары
кысасында башкарылырга мөмкин. Алиул Салл әлеге өлкә буенча зур тәҗрибәгә ия,
чөнки ул Сенегал мэрлары ассоциациясен җитәкли. Гедиауэй мэры сүзе буенча,
Сенегал мэрлары ассоциациясе эшчәнлеге зур шәһәрләрдән кала кечкенә шәһәрләрнең
дә үсешен тәэмин итүгә юнәлгән.
Гедиауэй мэры Илсур Метшинның оешманың Евразия бүлеге
президенты взифасындагы эшчәнлегенә һәрьяклап булышырга әзер. “Безнең белән очрашуыгызга
рәхмәт. Халыкара мэрлар оешмасындагы уңышка ирешүегез белән котлыйм, сезнең
актив эшчәнлегегез аркасында сезнең шәһәрегез бөтен дөньяга мәгълүм булды”, -
диде Гедиауэй мэры.
Казан белән Сенегал арасында башка юнәлешләрдә дә
хезмәттәшлек алып бару планлаштырыла. Мәслән, Казанның яңа зооботаника бакчасына
Африка хайваннарын китерү эшендә Сенегалның ярдәме турында килешү төзелде.
И.Метшин Сенегал Республикасының Татарстанның зур
предприятиеләре белән хезмәттәшлек алып баруы турында хәбәр итте. “КАМАЗ” –
республиканың гына түгел, ә бөтен илнең төп компанияләренең берсе. Ул Яр Чаллы
шәһәрендә урнашкан. Әлеге предприятие шәһәр үсешенә зур ярдәм күрсәтә. Без
мэрлар өчен предприятиеләрнең безнең белән хезмәттәшлектә эшләүләре мөһим. Сез
дөрес хезмәттәшләр сайладыгыз”, - диде Мэр.
Сергей Когогин сүзе буенча, республика һәм Сенегал арасында
хезмәттәшлек инде булдырылган. “Минем Дакарда булганым бар, шуный әйтәсем килә
10 ел дәвамында шәһәр җитди үзгәрешләр кичергән. Көнбатыш Африканың башка
шәһәрләреннән Дакар сәяси һәм икътисади тотрыклылыгы белән аерылып тора”, -
диде “КАМАЗ” директоры.
Моннан алда Сенегал Республикасы делегациясе белән Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашкан.