(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «Казан» милли-мәдәният үзәге
каршындагы җир асты паркингын төзү мәйданчыгында булды. Территорияне карауда
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева һ.б. катнашты.
Искәртәбез, Пушкин урамындагы бу 4 катлы җир асты паркингын төзү
2016 елның сентябрендә башланган иде. Заказчысы – «ТАИФ» ачык акционерлык
җәмгыяте, проектлаучысы – «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе.
Эшләр 2018 елның июненә тәмамланырга тиеш.
Рөстәм Миңнехановка эшләрнең барышы, объекттагы ситуация
турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Президентына шулай ук җир асты
парковкасы территориясен төзекләндерү турында да мәгълүмат бирделәр.
Аңлатмаларны «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт
Шиһабетдинов биреп барды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казансу
елгасы яр буенда урнашкан Фукс бакчасына барды.
Рөстәм Миңнеханов бу мәйданчыкны Кремль яр буе һәм «Казан» милли-мәдәният
үзәге мәйданчыгы белән тоташтырырлык концептуаль хәл ителешне әзерләргә кушты,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.