(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Алсу Сафина). “Без парк
һәм скверларны җанландырырга теләдек. Җәйге китап фестивале әлеге максат өчен
әйбәт туры килә”, - диде бүген Казан Мэры “Черек күл” паркында 10-нчы июнь
көнне узачак фестиваль турында фикер алышканда. Журналистлар белән очрашу
фестиваль узачак мәйданда оештырылды.
Шәһәр башлыгы
чараны оештыручыларга, аерым алганда “Смена” заманча мәдәният үзәгенә рәхмәт
сүзләрен җиткерде. “Әлеге фестиваль Казанда инде җиденче тапкыр узачак”,
- диде ул.
“Смена” заманча
мәдәният үзәге арт-директоры Кирилл Маевский Казан Мэрына әлеге фестивальне тормышка
ашыру мөмкинлеген биргәне өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сүзе буенча, фестиваль паркның төзекләндерелгән
өлешендә узачак. “Быел без паркның башка өлешләрендә дә төзекләндерү эшләрен тәмамлаячакбыз”,
- диде ул.
Фестивальнең үзәге булып китап ярминкәсе торачак. Монда 80-гә
якын мөстәкыйль нәшрият, кибет һәм китап сату компанияләре катнашачак. Алар зур
челтәр кибетләрендә булмый торган әдәбиятны тәкъдим итәчәк. Китаплар арасында
балалар әдәбиятын да, фәнни
һәм матур әдәбият китапларын да табып булачак.
Кирилл Маевский сүзе буенча, оештыручылар олыларның белем
бирү программасына аерым игътибар биргән. “Быел бездә АКШ, Германия, Финляндия,
Швейцария, Швеция илләреннән килгән кунаклар катнашында зур халыкара программа оештырылачак”,
- диде “Смена”ның арт-директоры.
Шулай ук, программа кысасында фестивальнең беренче көнендә
Казан ратушасында композитор Леонид Десятников концерты һәм авторлык кичәсе
узачак.
Матбугат
конференциясендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов һәм “Җанлы шәһәр” (“Живой город”) заманча сәнгатькә ярдәм
күрсәтү фонды директоры Инна Яркова катнашты.