(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Казанда “Күн туп” (“Кожаный
мяч”) турнирының шәһәр этабы финалы тәмамланды. Футбол буенча
балалар-яшүсмерләр ярышлары бүген “Тасма” стадионында Яңа Савин районының
179-нчы номерлы мәктәбе һәм Авиатөзелеш районының 33-нче номерлы мәктәбе
командалары арасындагы өлкән яшьтәге (2002-2003 елда туучылар) төркемнәргә
караучы яшүсмерләр арасында хәлиткеч матч белән төгәлләнде. Матчны Казан Мэры
Илсур Метшин да карады.
Җиңү Яңа Савин районы командасына эләкте. Призерларны һәм
җиңүчеләрне Казан футболы ветераннары Николай Марков, Николай Пензин һәм
Альберт Фәйзуллин белән Казан Мэры Илсур Метшин бүләкләде. Шәһәр җитәкчесе яшь
футболчыларга матур уен өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Казан Мэры турнир
оештыручылары һәм команда тренерларының зур эшен билгеләп хтте. “Футболга
булган мәхәббәтегез, ел саен яшь футболчыларның һәм яңа футбол кырлары санын
арттыруыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - диде И.Метшин һәм чемпионнарга күчмә кубок
тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты
рәисе Светлана Вострикова, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, шәһәр
районнары администрацияләре башлыклары катнашты.
Шәһәр этабы финалында барлыгы 24 команда – район этапларында
үзләренең яшь төркемнәрендә җиңү яулаучылар уйнады. Ярышларда барлыгы 4 меңнән артык
яшь футболчы катнашты, алар 203 команда составында чыгыш ясадылар. Исегезгә
төшерәбез, бу елда турнирны уздыру форматы үзгәрде. Хәзер командалар гомуми
белем бирү мәктәпләре базасында формалашалар.