Казанда А.Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан традицион митинг булды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Казанның Муса Җәлил
исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янындагы
А.С.Пушкинның һәйкәле каршысында Рус теле көне һәм бөек рус шагыйренең тууына
218 ел булуга багышланган традицион митинг булды.
Чәчәк салу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы
Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, ТР премьер-министры урынбасары –
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат
Сибагатуллин һ.б. катнашты.
Чарада шулай ук мәктәп укучылары, иҗтимагый оешма, иҗат һәм
фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар. Татарстанның иҗат коллективлары
концерт номерлары белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.