(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Алсу Сафина). Бу елда
Казанда республика программасы буенча 15 универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк.
Тагы ике спорт мәйданчыгы шәһәрдә Казан Мэры Илсур Метшин боерыгы буенча
барлыкка киләчәк. Шәһәр җитәкчесе эшлекле дүшәмбе вакытында, теләге булган
кешеләр спорт мәйданчыкларында иртәдән кичкә кадәр шөгыльләнә алсын өчен,
тиешле дәрәҗәдә яктыртылырга тиеш дип билгеләп үтте. Мэр спорт мәйданчыкларына,
шул исәптән шәһәр мәктәпләре территорияләрендә урнаштырылганнарына да, һәркем йөри
алырга тиеш дип билгеләп үтте.
2013 елда республика программасы старт алганнан соң,
Татарстан башкаласында 65 спорт мәйданчыгы барлыкка килде. 15 объектның
төзелеше хәзерге вакытта нинди этапта икәнлеге турында район администрацияләре
башлыклары җиткерде.
Шул рәвешле, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бу елда
3 спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк – “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт
мәйданчыгы янында, 119-нчы һәм 170-нче номерлы мәктәпләр территориясендә. Яңа объектларны
1-нче июльгә кадәр кулланышка тапшырырга планлаштыралар, дип билгеләп үтте
Тимур Алибаев.
20-нче июньгә кадәр Киров һәм Мәскәү районнарында 4 объект
төзелешен тәмамларга планлаштыралар – “Локомотив” стадионында һәм “Стрела”
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, шулай ук Балыкчылар бакчасында һәм 4-нче
номерлы гимназия территориясендә.
Вахитов һәм Идел буе районнарында спорт мәйданчыклары 35-нче
һәм 37-нче номерлы мәктәп территорияләрендә, Казан энергетика көллияте тулай
торагы янында, шулай ук Ташаяк ур., 2а һәм Ершов ур., 7 адреслары буенча
барлыкка киләчәк.
Бу елда шулай ук Совет районында да өч спорт мәйданчыгы эшли
башлаячак – Дружба ур., 1 адресы буенча урнашкан 72-нче номерлы мәктәп
территориясендә, Камалиев пр., 22 адресы буенча урнашкан 178-нче номерлы
Мәгариф үзәгендә һәм 8 Март ур., 10 адресы буенча урнашкан 15-нче номерлы
мәктәп территориясендә.
Хәзерге вакытта әлеге объектларның барысында да эшләр гөрли –
спорт мәйданчыкларының нигезләрен әзерләү бара, бетон салу, койма баганаларын
урнаштыру һәм башка эшләр башкарыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә тагы ике объект Казан
Мэры Илсур Метшин боерыгы буенча әзерләнә. Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов муниципаль акчаларга балалар һәм спорт мәйданчыгы, шулай ук “Энергетик”
яшүсмерләр клубы янында тренажер комплексы барлыкка киләчәклеген билгеләп үтте.
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, үз чиратында, Даурия һәм
Отрадная урамнары киселешендә универсаль мәйданчыгын әзерләү эше башланганлыгын
хәбәр итте.
Илсур Метшин спорт мәйданчыклары яхшы итеп яктыртылырга һәм
тулаем алганда һәркем дә йөри алырлык булырга тиешлеген ассызыклады. “Интернет
аша кабул итү бүлегенә мөрәҗәгатьләр килгәләде. Сакчыл мәктәп директорлары бар –
алар, шәһәрлеләр әлеге мәйданчыклардан куллана алсын өчен, әлеге мәйданчыкларны
ябып куялар. Без әлеге программаны балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә куллана
алсын өчен эшлибез дә инде. Мәктәп территорияләрен кичке уннан соң ачкычка ябу
гадәти хәл. Әмма иртәнге алтыдан кичке унга кадәр барлык мәйданчыклар да ачык
булырга тиеш”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.