(KZN.RU, 29-нчыавгуст).Июль аенда торгка чыгарылган Казанның 9 тарихи мирас һәйкәле бүгенге көнгә кадәр муниципаль милектә санала. Мэриядә уза торган “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ирек Фәттахов хәбәр иткәнчә, 26 августка билгеләнгән торглар заявкалар булмау сәбәпле үткәрлемәгән.
Муниципалитетның җаваплы хуҗаларга тапшырырга әзер объектларына Гладилов урамындагы 22 йорт, Бауман урамындагы 27 йорт, Тукай урамы буенча 84 һәм 86 йортлар, Карл Маркс урамы буенча 60 йорт, Мәскәү урамы буенча 60 йорт, Нариманов урамы буенча 62 һәм 70 йортлар, Профсоюзная урамындагы 5/16 йортлар керә. “Бу ике ай эчендә бер генә сатып алучы да табылмады”, - ди И.Фәттахов.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, шәһәрнең төп бурычы – милекчеләрне эзләп табу. “Әлеге һәйкәлләрне сатудан килгән акчаның әһәмияте бу очракта берни түгел. Безнең өчен милекченең тарихи һәйкәлләрне тиешле хәлдә тотуы кирәк”, - ди И.Метшин.
Шуңа бәйле, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе һәйкәлләрне сатуның тагын бер – юридик яктан нигезләнгән схемасын тәкъдим итте. “Торгларны ачык тәкъдим рәвешендә оештырырга планлаштырабыз. Ай дәвамында объектны сатып алуга заявкалар кабул итәчәкбез. Сатып алучы килеп чыккан очракта, ул аны аукционсыз сатып ала алачак. Әгәр объектны сатып алырга теләүчеләр булмаса, һәр 3 эш көне саен милек бәясе 5%-ка кимеячәк”, - дип белдерде Ирек Фәттахов. Мисалга, объект 6 млн 200 сумга сатылса, 2,5 айдан аның бәясе 3 млн 100 мең сумга төшә. Әмма соңгы бәясе милекнең беренчел бәясеннән 50%-тан да азрак булмый. Казан прокуроры Илдус Нәфыйков Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты тәкъдим иткән схеманың законга нигезләнгәнен раслады.
“Безгә закон нигезендә һәйкәлләрне чынлап торып торгызырга әзер булган кешегә символик бәягә сатырга кирәк”, - дип билгеләде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәлә буенча Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ирек Фәттахов катнашында брифинг оештыруны йөкләде. Анда исә мөлкәтне сатып алу тәртибе, торгка чыгарыла торган биналар исемлеге, шулай ук булачак милекчеләргә куела торган йөкләмәләр аңлатырылырга тиеш.
“Милекчеләрнең барлыкка килеп, билгеләнгән вакытта бинаны саклап калу йөкләмәләрен, һәйкәлләрне торгызу эшләрен башкарсыннар өчен мөмкин булган һәм булмаганнарны эшләргә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, булачак инвесторлар билгеле таләпләрне башкарырга тиеш булачак. .