Казан Универсиада эстафетасын кабул итте
(KZN.RU, 23-нче август). Бу мизгелдән Татарстан башкаласы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының хуҗабикә шәһәренә әверелде. Казан Мэры Илсур Метшин FISU Президенты Клод-Луи Гальен кулыннан FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) Әләмен кабул итте.
Әләмне тантаналы тапшыру Шэньжэнь шәһәрендә узган 2011 елгы Универсиаданы ябу чарасы кысаларында узды. Уеннарны ябу чарасын дөньяның 150 илендә күзәттеләр. Россия Федерациясен тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казанда 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү комитеты башлыгы Игорь Шувалов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итте.
Игорь Шувалов Кытай командасын җәйге Универсиадада күрсәткән нәтиҗәләре белән тәбрикләде, шулай ук студентлар уеннарын оештыру һәм әзерләүдәге нәтиҗәле эшен билгеләп узды.
Кереш сүздән соң Россия ягы 120 артист катнашындагы матур чыгыш дәвамында Казанны тәкъдим итте. Универсиада Әләме иртәгә кич Казанда була. Соңрак Әләмне шәһәр халкы һәм кунакларына тәкъдим итү өчен үтә күренмәле сейфка урнаштыралар. Әләмне тәкъдим итү тантанасы 30 август көнне Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүдә уза. Бу көнне Ярминкә мәйданында FISU Әләменең Россиянең эре студентлар үзәкләренә бару эстафетасына старт биреләчәк.